Кояшлы берничә көн эчендә басу-болыннарда калын кар катламы эреп юкка чыкты. Актаныш районы хуҗалыкларында тулы куәткә язгы кыр эшләре бара. Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыпу белән беррәттән, җәмгыятьләр тырмалау эшенә дә кереште. Бу эштә алдынгы сызыкта “Әнәк” агрофирмасы, “Алга”, “Таң” хуҗалыклары, “Чәчер” җәмгыяте бара. 6 апрель көненә районда күпьеллык үләннәр – 5000 гектарда, көзге культуралар 400 гектарда тырмаланган.