СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Актаныш ЗАГС бүлеге ничек эшли һәм нинди эшләр башкара?

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

БЕЗ БЕЛЕШТЕК:  Коронавирус таралуга каршы республикада, шул исәптән Актаныш районында да, махсус режим саклана. Шулай да Актаныш районы ЗАГС бүлеге гадәти режимда эшли. Нигездә, яңа туган балаларны һәм мәрхүмнәрне теркәү башкарыла. Бүлектә саклык чаралары саклана, мөрәҗәгать итүчеләр битлек-маскалардан, берешәрләп кенә кабул ителә.

Ә яңа гаиләләрне теркәүгә килгәндә,  Татарстан Министрлар Кабинеты вакытлыча никахларны җитди сәбәпләрсез теркәүне туктатты. Мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү турындагы документ нигезендә,  гражданлык  хәле актларын дәүләт теркәве башкарылмый. Гаилә кодексында язылган аерым шартлар булганда гына, язылышу гамәлләштерелә. Бу очракта да никахны теркәү минималь составта, хәтта шаһитларсыз гына башкарыла. Аңлашылганча, 30 апрельгә кадәр планлаштырылган туйлар, санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы хәлгә килгәнчегә кадәр, кичектерелә.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге  65 яшьтән зуррак булган өлкәннәргә дә бу чорда бүлеккә килүдән тыелып торырга киңәш итә.

Сүз уңаеннан, күп кенә хезмәтләрне онлайн рәвештә рәсмиләштерергә була. Мәсәлән, дәүләт хезмәтләре сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International