ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

“Җиңү диктанты” Бөтенроссия тарихи акциясе 24 апрельдә узачак.

Җиңү диктанты максаты - киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, яшьләргә тарихи грамоталылыкны һәм патриотик тәрбия бирү.

2019 елда акциядә бөтен Россиядән, 23 чит илдән 105 меңнән артык кеше катнашты, алар тарихи вакыйгалар белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.

Акция турында тулы мәгълүмат диктантпобеды.рф

сайтында урнаштырылган.

 

 

 

2020 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә  махсус янгынга каршы режим кертелә. Бу хактагы 242 санлы карар Татарстан Республикасы премьер-министры А.В.Песошин тарафыннан имзаланган.

Татарстанда Covid-19 коронавирус йогышының 16 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да республикага чит илләрдән кайткан кешеләрдә ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Әллә соң бездә халык кайвакыт “ярамый” дигән сүзнең мәгънәсен аңлап бетерми микән? Коры үлән ягарга ярамый, дип күп тапкырлар кабатланса да, бүген Актанышта адәм баласының ваемсызлыгы нәтиҗәсендә янгын чыга язды. Сәбәбе нәкъ менә  коры үлән яндыру.

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча,  Пенсия фонды моңа кадәр закон нигезендә теге яисә бу төр ярдәмгә хокукы барлыкны тиешле документлар тапшырып расларга кирәк булган түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә озайту эшенэ кереште. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан  бүлеге хәбәр итә

2020 елдан ана капиталының суммасы арту сәбәпле элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатларны яңасына алыштырырга кирәкми. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә

Актаныш районындагы 8 база мәктәбе, 20 төп мәктәп, ике башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 12 башлангыч мәктәптә укучы 3332 бала бүген беренче онлайн дәресләр алды. Дистанцион укытуда проблемалар килеп чыкканда, “кайнар линия” телефоннарына чылтыратыгыз, сезгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе, аның урынбасары һәм психолог җавап бирәчәк.

Вирусны кисәтүдә дистанцион сервислардан файдалану мөмкинлеге турында хәбәр

түләү кәгазьләренең икенче ягында урын алачак, аның макеты  эшләнгән дә инде.

 

3 апрельгә  булган мәгълүматларга караганда, 2020 елның март ае өчен түләү документларының 50% тан артыгы бастырып чыгарылган.

 

Үзгәрешләр кертелү сәбәпле,  түләү кәгазьләрен яңадан бастыру таләп ителә.  Шунлыктан, халыкка түләү документларын бирү сроклары чигерелә, квитанцияләр 18 апрельдән соң гына таратылачак.

Узган ел талпаннар 10  апрельдән соң гына  "уянган" булса, быел иртәрәк килгән яз нәтиҗәсендә, Актаныш районында урман бетләренең активлыгы апрель ае башыннан ук күзәтелә. Алай гына да түгел,  ике  райондашыбызны талпан тешләргә дә өлгергән.

Районыбызның 3332 укучысы бүген мәктәпкә бармыйча гына мәктәптә укый башлады. Алдан апробация үткәнгәме, балаларда тынгысызлык сизелми. Укытучылары аңлатканны тиз үзләштерәләр. Яңача форматта уза торган дәресләр хәтта кызыграк та тоела кебек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International