САК БУЛЫГЫЗ: Актанышта талпан “сезоны” ачылды – зыян күрүчеләр дә бар

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Узган ел талпаннар 10  апрельдән соң гына  "уянган" булса, быел иртәрәк килгән яз нәтиҗәсендә, Актаныш районында урман бетләренең активлыгы апрель ае башыннан ук күзәтелә. Алай гына да түгел,  ике  райондашыбызны талпан тешләргә дә өлгергән.  Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең  Актаныш районындагы территориаль бүлеге  белгече Кадрия Мөхәммәтдинова хәбәр итте.  Талпаннан зыян күреп, хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр Әнәк һәм Аеш авылларында яшәүчеләр. Алар урманга да бармаган, кырга да чыкмаган.  Үлән талпаны корбаннарына   ихатада, бакча яны территориясендә эшләгәндә кадалган. Райондашларыбыз сау-сәламәт, аларга  дәвалану билгеләнгән.

Кадрия Мөхәммәтдинова сүзләреннән аңлашылганча, тереклек итү өчен талпанга +1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Май уртасыннан алар күпләп үрчи башлый, бу чор июнь ахырына кадәр саклана. Талпан тешләү очракларының "пик" ноктасы да, гадәттә, шушы вакытка туры килә. Урман бетләре  биек булмаган куе үлән арасында да яши. Шуңа күрә ачык болын яки тугай, урманга караганда да куркынычрак. Кояш нурлары туры төшә торган каен урманында талпаннар әз очрый. Нарат урманында бөтенләй дә юк диярлек. Талпаннарның туплану урыны - катнаш урманнар.

Талпан тешләү куркынычы күбрәк булган районнар да билгеле. Татарстанның 30 төбәге арасында Актаныш та бар.  

Сүз уңаеннан, 2019   елда Актаныш районында  талпан кадалуның йөздән артык очрагы теркәлгән иде.  

Белгечләр исә талпаннардан саклану чараларын исегезгә төшерә. Урман-болыннарга җыенганда талпан кием астына кермәслек итеп киенегез. Ял иткәндә үләнгә утырмагыз һәм ятмагыз. Ял итү өчен кояшлы, үсемлек аз булган турыннарны сайлагыз.Һәр бер-ике сәгать үтүгә бер-берегезнең өс киемен, тәннең ачык урыннарын карап тикшерегез. Урманнан кайткач та тәнегезне, киемнәрегезне игътибар белән карап чыгыгыз. Талпан колак артына, култык асларына, бот араларына, эчнең аскы өлешенә кадалучан.Талпаннан саклану өчен махсус сиптергечләр кулланырга мөмкин. Талпан тешләгән-кадалган очракта кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International