ДҮРТЕНЧЕ ЧИРЕКНЕ ОН-ЛАЙН УКУ БЕЛӘН БАШЛАДЫК: БЕРЕНЧЕ ТӘЭСИРЛӘР

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Районыбызның 3332 укучысы бүген мәктәпкә бармыйча гына мәктәптә укый башлады. Алдан апробация үткәнгәме, балаларда тынгысызлык сизелми. Укытучылары аңлатканны тиз үзләштерәләр. Яңача форматта уза торган дәресләр хәтта кызыграк та тоела кебек.

Педагоглар дистанцион укыган чорда, баланың көндәлек режимына игътибарны арттыруны сорый. Болай да безнең балалар компьютер, гаджетта утырырга ярата. Инде хәзер дәресләр дә компьютер белән бәйле булгач, 30 минутлык тәнәфестә бала өстәле яныннан китәргә тиеш. Дәресләр тәмамлангач, саф һавада уйнау, өйдә өлкәннәргә булышу, матур әдәбият укуга да вакыт бирелсен.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат он-лайн укыту вакытына көндәлек режимны һәр ата-анага җиткерде. Сез дә аннан файдалана аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International