ДИСТАНЦИОН УКЫТУ: ПРОБЛЕМАЛАР БАР ИКӘН, “КАЙНАР ЛИНИЯ”ГӘ ЧЫЛТЫРАТЫГЫЗ

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Бүген, 6 апрель көнне дистанцион укулар башланып китүен хәбәр иткән идек инде. Актаныш районындагы 8 база мәктәбе, 20 төп мәктәп, ике башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 12 башлангыч мәктәптә укучы 3332 бала бүген беренче онлайн дәресләр алды. Укытучыларның һәрберсе ноутбук белән тәэмин ителгән, мөгаллимнәр өйләреннән укыта. Укучыларга төрле платформаларда эшләү мөмкинлеге бирелгән. “Открытая школа 2035”, “Учи. ру”, “ЯКласс”, “Zoom”, “edu. tatar. ru” платформалары аеруча актив эшли.  

Татар теле һәм әдәбияты фәннәре өчен укытучылар, укучылар, ата – аналар һәм студентларга татарча файдалы ресурсларны туплаган мәгълүмати порталлар түбәндәгеләр:
BELEM.RU үз эченә түбәндәге проектларны туплаган:
• belem.ru/resources – белем бирү ресурслары үзәге
• forum.belem.ru – татар телендә белем бирүче укытучылар форумы
• miras.belem.ru – мәктәп укучылары өчен китапханә
• konkurs.belem.ru – “Белем җәүһәрләре” Бөтендөнья интернет – проектлар бәйгесе
Тематик сайтлар:
• mon.tatarstan.ru/tat – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты
• edu.tatar.ru – Татарстан Республикасында электрон мәгариф
• anatele.ef.com – Ана теле
• tt.wikipedia.org – Википедия ирекле энциклопедиясенең татарча бүлеге
• tt.wikibooks.org – Викикитап – ачык эчтәлекле китаплар җыентыгы (татар өлеше)
• ru.forvo.com/languages/tt/ - Forvo – сүзләр әйтелеше (татар өлеше)
• tt.wiktionary.org - Викисүзлек
• geonames.de/wl-turkic.html – төрки телләр сүзлеге
• suzlek.ru – беренче онлайн татар – рус- татар сүзлеге
• tatar.com.ru – татар теле, татарча сүзлекләр, ресурслар
• tugan-tel.com – татар телен өйрәнү
• sabantuyjournal.ru – “Сабатуй” газетасы
• yalkyn.ru – “Ялкын” журналы
• balarf.ru – «Бала» китапханәсе
• balachak.ru – “Балачак.ру” – әниләр һәм бәбиләр сайты
• yashel-bishek.ucoz.ru – Туган ягым – яшел бишек
• mugallim.com – мөгаллимнәр өчен үз сайтларын ясау мәйданчыгы.

Дистанцион укытуда проблемалар килеп чыкканда, “кайнар линия” телефоннарына чылтыратыгыз, сезгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе, аның урынбасары һәм психолог җавап бирәчәк:

8-917-257-39-88- район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хәева;

8-937-296-59-00- район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Гөлназа Имамразыева;

8-937-298-12-84- район мәгариф идарәсенең методист-психологы Фирүзә Гыймадиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International