Әллә соң бездә халык кайвакыт “ярамый” дигән сүзнең мәгънәсен аңлап бетерми микән? Коры үлән ягарга ярамый, дип күп тапкырлар кабатланса да, бүген Актанышта адәм баласының ваемсызлыгы нәтиҗәсендә янгын чыга язды. Сәбәбе нәкъ менә коры үлән яндыру.
Көньяк урамы тирәсендә урнашкан гаражлар территориясендә билгесез зат коры үләнгә ут төрткән һәм шул рәвешле утның дача йортларына һәм каралты-кураларга күчү куркынычын тудырган. Аянычлы нәтиҗәләр бары тик янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм эш итүе нәтиҗәсендә генә булдырылмый калган.
– Кар эреп бетте, җир шактый кипте инде. Кагыйдә буларак, мондый янып китү очраклары гадәттә контрольләнми, зур тизлек белән һәм зур мәйданнарда тарала. Ут күрше участокларга, корылмаларга да күчәргә мөмкин, янгын аяусыз – тик кайберәүләр шушы фактны аңларга теләми. Гражданнар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәп, коры үлән һәм чүп-чарның янып китүенә юл куймасыннар иде,– ди урынга килгән Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Марат Арсланов.
Билгеле, бүгенге бу хәл Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсуновны да урынлы борчуга салган.
- Юктан гына да ут чыга торган куркыныч чорга аяк бастык. Күпләр "минем белән бу хәл булмый, мин бит янда басып торам һәм контрольдә тотам», – дисә дә, коры үләндә таралучы утны туктату бик кыен. Актаныш эчендә коры үләнле территорияләр бик күп, алар яна башласа, бу бик зур куркыныч тудырачак. Актаныш авылы халкына мөрәҗәгать итеп, аларның үз гамәлләре өчен җаваплылык тоярга тиеш икәнлеген искәртергә телим. Чөнки янгын куркынычсызлыгы таләпләренә битараф мөнәсәбәтегез нәтиҗәсендә сез үзегез генә түгел, башка кешеләр дә зыян күрә. Сезнең хуҗалыкның иминлеге беренче чиратта сезнең үзегезгә бәйле икәнен онытмасагыз иде, - дип, актанышлыларга мөрәҗәгать итте ул.
.jpg)
Ярый бүген коры үлән яну хакында вакытында хәбәр ителеп, аны сүндерә алдык. Фаҗига теркәлми калды. Әмма һәр җирне дә контрольдә тоту мөмкин эш түгел. Уяулык халыкның үзеннән сорала. Аннан килеп, мондый тәртип бозучылар административ җаваплылыкка тартыла, аларга административ штраф яный. Шуны да истән чыгармагыз!
.jpg)