ТАТАРСТАНДА ЯНГЫНГА КАРШЫ МАХСУС РЕЖИМ КЕРТЕЛӘ: Ачык һавада шашлык кыздыручыларга да саллы штрафлар яный

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

2020 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә  махсус янгынга каршы режим кертелә. Бу хактагы 242 санлы карар Татарстан Республикасы премьер-министры А.В.Песошин тарафыннан имзаланган.

Игътибарга алсагыз, берничә ел инде чикләүләр май бәйрәмнәре вакытында кертелә. Чөнки бу чорда күп кеше дачаларга китә яки табигатькә чыга. Нәкъ озын ялларда бакча, каралты-кура тирәләре тәртипкә китерелә. Җыелган коры чүпне исә бездә халык учак ягып яндыра. Шул сәбәпле,   язгы коры көннәрдә янгыннар саны сизелерлек арта.

 Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда  торак пунктлар территориясендә, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чикләнгән ачык территорияләрдә корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта (учаклар, мангаллар) ризык пешерү катгый тыела.

Быел да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларны зур күләмдә штрафлар көтә. Искәртеп үтәбез, бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык ике тапкыр артачак. Мисал өчен, гади гражданнарга - 2 мең сумнан 4 мең сумга, вазыйфаи затларга - 15 меңнән 30 меңгә, юридик зат булып исәптә тормыйча, эшмәкәрлек белән шөгылләнүче затларга - 30 мең сумнан 40 мең сумга һәм юридик заталарга 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф каралган.

Кисәтеп куябыз: махсус режим вакытында янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан, янгынга каршы куркынычсызлык кагый­дәләренең үтәлешен карау буенча махсус рейдлар гамәлләштереләчәк. Урман янәшәсендә урнашкан авылларга аерым зур игътибар бирергә кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүдә  аеруча зур игътибар сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International