Быел яз иртә килде. Апрель аенда һаваның кинәт 15 градуска кадәр җылынуы да шул хакта сөйли. Бу авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына зур сынаулар куя, чөнки язгы кыр эшләрен дым булганда, кыска вакытта башкарып чыгарга кирәк.
- Белгечләребез җирне тикшереп кенә тора. Җирнең чәчү тирәнлегендәге температурасы тиешле нормага кадәр күтәрелү белән, минутын да әрәм итмичә, чәчүгә керешергә торабыз, - ди Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Рәфит Мирзаһитов.
Бүгенге көндә тулы куәтенә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре бара. Хуҗалыкларда басуларны ашлауга заманча агрегатлар җәлеп ителгән.
- Хәзерге вакытта, һава температурасын исәпкә алып, өстән тукландыру белән шөгыльләнмәскә, ә мөкин кадәр үсемлекләрне тамырдан тукландыруга әһәмият бирергә кирәк, - ди бу уңайдан Рәфит Яһүдә улы.
Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру юнәлешендә лидерлар сафында “Башак”, “Нур”, “Алга” хуҗалыклары, “Әнәк” агрофирмасы бара. Шул ук вакытта СПСК “Агыйдел” һәм “Чиялек” хуҗалыгы бу эшкә әле тотынмаган.
Район хуҗалыкларында көзге культуралар – 7 000, күпьеллык үләннәр 5 000 гектарда тукландырылган. Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату 3 000 гектарда башкарылган. Хуҗалыкларда 2 000 тонна орлык инкрустацияләнгән (агуланган), шуның күпчелеге арпа орлыгы.
- Әгәр дә бу атнада һава температурасы җитәрлек күләмдә җылына икән, без инде җәмгыятьләргә арпа культурасын һәм берьеллык үләнне чәчә башларга тәкъдим итәбез, - ди идарә белгече Рәфит Мирзаһитов.