Иң эре җир биләүче “Әнәк” агрофирмасы бүген-иртәгә язгы чәчүгә төшәргә тора. Гадәттәгедән егерме көнгә иртәрәк килгән язның галәмәтләр күрсәтергә мөмкин булуы гына бераз тезгендә тота игенчеләрне.
.png)
16 мең гектар чәчүлек мәйданнарның күп өлеше инде җилләгән, туфрактагы дымны саклау өчен агрофирманың “Айман” бүлекчәсендә тырмалау тулы куәткә бара.
.png)
Күпьеллык үләннәрне ашлама белән тукландыру тәмамланган, хәзер көзге культураларга минераль сый кертелә. Күптән түгел генә “Әнәк” агрофирмасына Мөслим районының Сикия авылыннан эшкә килгән Фәрхәт Хәбибуллин, һәр гектар көзге бодай басуына 1,5 центнер ашлама кертәбез, ди. Кайсы гына механизатор белән сөйләшмә, үз эшләреннән канәгать булулары йөзләрендә чагыла. Марат Хәйретдинов урман ягындагы басуларны тырмалый. Ул 2007 нче елда “Әнәк” агрофирмасы оешкан көннән алып, механизатор булып эшли.
.png)
2009 нчы елда Марат абыйга өр-яңа «Джон дир» тракторын ышанып тапшыралар, ел саен “Кыр батыры” дигән мактаулы исемгә лаек булган механизатор унберенче елын ышанычлы тимер аты белән язгы кыр эшләрен каршылый:
- Кар күбрәк яткан, ышык урыннарда җир әле юеш, ә калкурак өлешләренә бүген кереп чәчәргә була. Берәр атнадан чәчүгә дә төшәрбез,- дип бу дулкынландыргыч мизгелләрне көтә Марат Хәйретдинов.
.png)
Техниканың тигез, ышанычлы гөрелтесе үзе үк тизрәк эшләргә өнди кебек. “Әнәк” агрофирмасының чит ил техникаларын махсуслашкан инженер-механиклар бригадасы килеп төзекләндерә икән. Ә механизаторлар аларга булыша, шулай ук башка вазыйфаларны башкара. Хезмәтнең югары бәяләнүе эшнең югары нәтиҗәлелегенә этәргеч.
Быел “Әнәк” агрофирмасы баш белгечләр белән яңарып, мөһим компанияне башлый. Озак еллар “Айман” бүлекчәсен җитәкләгән Айзат Фазуллин агрофирманың баш агрономы вазыйфасын башкара, аның урынын Газинур Латыйпов биләгән.
- Һәрвакыт Айзат Фаис улы белән киңәшләшәбез, барлык басулардагы көзге уҗым культураларын карап, тикшереп чыктык, уҗымнарның тамырлары кышкы салкында өшемәгән, монысы да безгә сөенеч, -ди яңа җитәкче Газинур Латыйпов.
.png)
Җир эшендә күптәннән йөзсә дә, Айзат Фазуллин өчен, баш агроном буларак, быелгы кыр эшләре имтиханга тиң. Агрофирмада тырмалау ике сменада оештырылган, 30 процентын инде җиңеп чыкканнар.
- Былгы яз шактый иртә килде, дым оча, җир җилли. Тагын бер атнадан да соңармыйча чәчүгә төшәчәкбез,- ди баш белгеч.
.png)
Тагын бер яшь җитәкче, баш инженер Айнур Мәрдәнов та сынау алдында. Аның җитәкчелегендә агрофирманың техника паркында көздән үк барлык техникаларны төзекләндерүгә керешкәннәр, 30 март көнне район комииссиясе машина-тракторларның язгы чәчүгә әзерлеген уңай бәяләгән.