ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Актаныш районына оештырылган  эшлекле сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов “Әнәк” агрофирмасы базасында сафка басып килүче элеваторда булып,  агрофирманың эшчәнлеге белән танышты.

ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин тарафыннан имзаланган дәрәҗәле дәүләт бүләген Энгель Нәвап улына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаевны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов каршылады һәм озатып йөрде.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

“Роспотребнадзор”ның Чаллы шәһәре буенча баш табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова COVID-19 авыруының Актаныш районында бүгенгә кадәр рәсми рәвештә теркәлгән бер очрак булуын билгеләп үтте. Республика буенча 3504 коронавирус авыру исәптә. Әтнә, Апас, Чүпрәле, Лаеш районнары кызыл зонада (100 мең кешегә 387 очрак), Әлки, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында (100 мең кешегә 74-65 очрак)- сары зонада, Баулы, Зәй, Актаныш, Бөгелмә- яшел зонаның соңгы баскычында (100 мең кешегә Актаныш районында 3,6 очрак туры килә).

 

Бүген, 8 июнь - социаль хезмәткәрләр көнендә, район башлыгы Энгель Фәттахов  әлеге һөнәр ияләре белән очрашып, аларның бәйрәм мизгелләрен уртаклашты.

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм һәм катлаулы хезмәтегез, шәфкатьлегегез һәм риясызлыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм!

2020 елның 16 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла


6
июнь, 2020 ел
шимбә

 Бу көннәрдә райондашыбыз Илдар Имамовның гаиләсе күңелле мәшәкатьләр белән янып йөри. Сәбәбе дә бар: актанышлыларны шахмат дөньясына җитәкләп диярлек алып кергән остаз Илдар Сәрдәр улы тормыш китабының җитмешенче битен ачарга әзерләнә. Ә күңел дигәнең, шыпырт кына  (чү, башкалар сизә күрмәсен!) сүтелгән тормыш йомгагын кирегә җыя...


5
июнь, 2020 ел
җомга

2020 ел игене зур өметләр уята. Һава шартлары уңай килгәндә, быел да  районыбыз “Актаныш игенчесе” дигән данлыклы исемне Татарстан югарылыгында яңгырата алачак.

Бүген, 5 июньдә, Казанның Нурсолтан Назарбаев урамы скверында Казан районара табигать саклау прокуратурасы Казанның 76 нчы мәктәбе укучылары һәм шәһәрнең 14 нче рус-татар урта мәктәбе укучылары, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән берлектә, ылыслы һәм чыршы токымнары агачларын тантаналы рәвештә утырту оештырды.

Чара әйләнә-тирәлекне саклау көнен һәм Эколог көнен бәйрәм итүгә багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International