БЕЗНЕҢ ЗАМАНДАШ: Юбиляр Илдар Имамов: “Тормышта да шахмат уенындагы кебек - уйланган йөрешләр җиңү китерә”

2020 елның 6 июне, шимбә

 Бу көннәрдә райондашыбыз Илдар Имамовның гаиләсе күңелле мәшәкатьләр белән янып йөри. Сәбәбе дә бар: актанышлыларны шахмат дөньясына җитәкләп диярлек алып кергән остаз Илдар Сәрдәр улы тормыш китабының җитмешенче битен ачарга әзерләнә. Ә күңел дигәнең, шыпырт кына  (чү, башкалар сизә күрмәсен!) сүтелгән тормыш йомгагын кирегә җыя...

“Шахмат белән танышлыгыма алтмыш ел”

Бик күпләр Илдар абыйны шахмат остазы буларак белә, чыннан да, районыбызны шахмат спорты буенча Татарстан күләменә чыгаруда аның роле әйтеп бетергесез зур. Ә бит юкса, Илдар Имамов шахматчы булып тумаган, шахмат белән кызыксынуы да әллә ни зур булмаган аның. Шул чорның башка балалары шикелле үк Аскы Актанышта туп тибеп, лапта уены уйнап үсә Илдар абый.

Авыл баласы урамда уйнап ныгый инде ул. Безнең чорда  телевизор да юк – шөгыльне үзебезгә үзебез таптык. Футбол диеп хыялланган дәвер иде инде ул. Олысы, кечесе туп типте, - дип, балаларча сөенү белән, самими балачагының күңелле мизгелләрен хәтерендә яңарта юбиляр.

Гаиләдә биш бала үсә Имамовлар. Әтисе  Сәрдәр – Бөек Ватан сугышын кичкән яугир, әнисе  –  балаларның күңеленә кечкенәдән үк әти кешегә карата хөрмәт, ихтирам орлыкларын салган гади хатын-кыз. Белемнәре буенча икесе дә хисапчы. Төгәллек, игътибар кебек сыйфатларны алар кечкенә Имамовларга кан белән үк күчергән.

Ун яшькә кадәр шахмат белән кызыксынмаган Илдар абыйга аның серләрен беренче булып армия сафларыннан кайткан олы абыйсы Клим ача. Шуннан бирле, ягъни алты дистә ел эчендә,    шахмат Илдар абыйның өстәмә бер шөгыленә әверелә.

Хәтта Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә, шахмат уйный белүе аркасында ялга да кайтып килә ул. Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсендәге  стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән чакта, Илдар Сәрдәр улы шахмат турнирында җиңү яулый. Җиңүчегә бүләк исә отпуск  булып чыга.  Шулай да баш мие эшчәнлеге өчен генә түгел, солдат хезмәте  өчен дә ярыйсы ук  файдалы бу спорт төрен  райондашыбыз,  бөтенләй үк ташлап бетермәсә дә,  гомер юлының  кайбер этапларында, гомумән, онытып тора. Җиң сызганып шахмат уйнарлык сәгать сукмаган булгандыр, күрәсең.

“Әти мине Актанышка Брежнев аша чакырып кайтарды”

Илдар абый  Имамовлар нәселен милиционерлар нәселе дип атаса да, үзе ни өчендер ул юлны сайламый.  Сәяхәт итәргә яраткан яшь егет мәктәпне тәмамлау белән Казан шәһәренә юл тота. Биредә сантехника приборларын җитештерүче заводта хезмәт юлын башлап җибәрә, армиядә булып кайта.  Тормыш тәгәрмәчен  мөстәкыйль әйләндерергә өйрәнеп килгән яшь солдат Казан дәүләт университетының биология факультетына барып керә.  Уку дәверендә Тын океанны да күрергә насыйп була аңа –  күңелне “кимереп” торган сәяхәт “кортына” да азык табыла. Дипломлы белгеч   укуын тәмамлагач та ерак юллар, чит шәһәрләр белән хыяллана. Хыяллары да чынга аша аның – юбилярның тормыш китабының берничә бите Төмән өлкәсендә языла. 31 яшенә кадәр Бердюжье авылында балыкчылык хуҗалыгы җитәкчесе булып хезмәт куя Илдар абый. Ныклап штанга һәм гер спорты белән шөгыльләнә башлый.

 Бәлки, тамырларын да ныклап шунда җибәргән булыр иде ул – тик язмыш тормыш планнарын үзенчә борып җибәрә. Яхшы гына эшләп йөргән җиреннән ул янә кендек каны тамган Актанышына кайта.  Төпчек улын туган якка кайтару хәстәрен исә  Сәрдәр ага күргән була. Ул Советлар Союзы коммунистик партиясенең  Үзәк комитетына – Леонид Брежневка улы Илдар Имамовны Татарстанга кайтаруны сорап хат яза. 50 ел партиядә торган сугыш ветеранының үтенечен аяк астына салып таптамыйлар – Төмән өлкәсендә туплаган мал-мөлкәтенең бер өлешен машинага салып, ике бүлмәле фатирын калдырып, Илдар абый туган ягына юл ала. Ялгыз башы түгел, билгеле, татарча бер генә сүз дә белмәгән тормыш иптәше Вера белән уллары Тимур һәм Романны  да җырларда җырланган Актанышка алып кайта ул.

“Энә кая – җеп шунда”

Илдар абыйга   үзенең гаилә дигән тылын ике тапкыр булдырырга язган була. Беренче гаиләсен 23 яшендә төзи ул. Әллә яшьлек, әллә тәҗрибәсезлек – гаилә корабы бик тиз комга килеп терәлә. Юллар аерыла. Бу вакытта инде Илдар Сәрдәр улының кызы дөньяга аваз сала. Шулай итеп, беренче гаилә тормышыннан  кызлы булып кала Илдар Имамов. (Евгения бүген Мәскәү шәһәрендә яши- авт.). Мәхәббәттәге бәхетен 28 яшендә икенче тапкыр сынап карый юбиляр. Бу юлы да насыйп яры рус милләтеннән була аның  - Вера ханым белән тормыш коруларына быел 42 ел тула.

- Актанышка – саф татар районына кайтырга ничек ризалашты тормыш иптәшегез? – дигән соравым Илдар абыйны артык гаҗәпләндермәде. Мөгаен, бу сорауга күп тапкырлар җавап бирергә туры килгәндер аңа.

- Актанышка әйләнеп кайтуыма ике җитди сәбәбем бар.  Беренчесе – әти белән әни хакы. Мин аларны олы ярату белән яраттым – иң газиз кешеләремне соңгы көннәренә кадәр үзем, гаиләм тәрбияләде. Шуңа сөенәм. Алар риза-бәхил булып киткәннәрдер. Икенче сәбәпнең тамырлары тирәндәрәк ята: Төмән өлкәсендә яшәгәндә улым Тимур балалар бакчасыннан сугышып кайтты. “Миннән иптәшләрем татар дип көләләр. Мин бит татар түгел! Мин рус малае” – дип, минем балам минем милләтемнән ваз кичәр чиккә җиткән иде. Уйландырды бу вакыйга. Як-ягыма карадым – бәй, мин бит урыслар арасында бер татар яшәп ятам. Үз балаларым  руслашып бара, дигән борчу сызып үтте. Шул вакытта әтинең чакыруы килеп иреште – язмыш дөрес юнәлеш бирде, - ди язма героем.

Актанышка кайткач Вера Александровнага исә Илдар абый үткән юлның  киресен үтәргә туры килә: татар мохитендә яңача яшәргә өйрәнә ул. Хәзер инде Вера ханым татарчаны су урына “эчә”, татарча аңлап кына калмый – шартлатып җавап та кайтара. Иң мөһиме, биш балаларын – йөрәк пәраләрен татар илендә тәрбияләргә насыйп була Имамовларга. Вера Александровнаның  “Энә кая бара, җеп шуның артыннан иярә” дигән әйтеме дә күптән инде Имамовлар йортында бик зур мәгънә салынган кадерле сүзгә әверелгән.  И беренче чиратта бу - гаилә башлыгына карата хөрмәт  билгесе. Дүрт дистә елдан  артык вакыт эчендә энә җептән чыннан да аерылмый – кайда гына яшәсәләр дә, Илдар абыйның тормыш иптәше үз белгечлеге буенча (шәфкать туташы) хезмәт итә. Лаеклы ялга  исә Вера ханым    район үзәк хастаханәсененең реанимация бүлегеннән, 25 ел фельдшер вазыйфасын  башкарып китә.

“Юллар мине кабат-кабат шахматка кайтарды”

Актанышка кайткач, хезмәт юлын “Таулар” колхозында (хәзерге “Нур” ҖЧҖ – авт.) партия комитеты секретаре вазыйфасында башлап җибәрә Илдар Сәрдәр улы. Биш ел дәвамында  легендар колхоз председателе Инсаф Камалетдиновның кул астында канат ныгыту насыйп була аңа.

Алга таба хезмәт юлы Имамовлар гаиләсен Аккүз җирлегенә илтә. “Чишмә” хуҗалыгында эшләгән елларында Илдар Сәрдәр улының куллары янә шахматка үрелә. Шул елларда ук ике оста шахматчы – Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов әлеге спорт төрен үстерү юнәлешендә шактый уңышлы тандем барлыкка китерә. Еллар исә бу тандемның район өчен үтә дә кирәкле һәм мөһим икәнен раслый. Фәһим Галим улы мәктәп директоры итеп билгеләнә – укучыларны да шахматка җәлеп итәр өчен менә дигән мөмкинлекләр ачыла. Шул рәвешле юбилярның гомер китабына өстәлгән биш бит Аккүз җирлеге, аның халкы белән бәйләнә.

Эшен җиренә җиткереп башкарган хезмәткәрне тора-бара Актанышка алалар. Башта – гади инструктор, аннан соң- район Советы депутаты, район Советы рәисе урынбасары. Аның гомер юлы әнә шундый  борылышларга бай була. Илдар Имамовның Актаныш районында шахматка үсеш биргән еллары исә аның халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү оешмасы (КБО – авт.)  белән җитәкчелек итән дәверенә туры килә. 2000 елда нәтиҗәле хезмәте өчен Илдар Сәрдәр улына “ТРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Нәкъ шул чорда, 1989 елларда, Илдар Сәрдәр улы баш-аягы белән шахмат дөньясына “чума”. КБО бинасында бер бүлмә бушый – Илдар абыйның идеясе белән ул шахмат бүлмәсе итеп үзгәртелә, тәүге шахмат түгәрәгенә нигез дә шушында салына. Фәһим Галимов белән булдырылган тандем кабат хәрәкәткә килә. Фәһим Галим улы да бу вакытта район үзәгендә төпләнә. Параллель рәвештә теннис спорты да үсеш ала районда. “Әлеге ике спорт төре һәрвакыт янәшә барырга тиеш” – бу Илдар Имамовның дәлилләгән тормыш тәҗрибәсе.  

1993 ел исә Актаныш тарихына  “шахмат революциясе” буларак теркәлә. Шул елда Илдар Имамов тырышлыгы белән бездә якташыбыз, халыкара гроссмейстер Алисә Галләмова исемендәге тәүге турнир оеша.

Ун ел дәвамында ул районның иң дәрәҗәле шахмат турниры дәрәҗәсендә саклана: анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары шахматчылары үзара ярыша. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары шахматчыларын үзенә туплап, авыл спортчысының гроссмейстер, спорт мастерлары белән уйнап чыныгуына мөмкинлек биргән төбәкара шахмат турниры Актанышка зур танылу китерә. Нинди генә авыр еллар булса да, төбәкара турнирны үткәрү өчен Илдар Имамов зур көч куя – бер    елны хәтта шәхси машинасын залогка салып торырга туры килә аңа.

Аннан соң бу турнир район башлыгы призына үткәрелә башлый – бүгенге көндә аның 26 еллык өзлексез тарихы бар. 1992 – 2006 елларда Илдар Имамов район шахмат федерациясе рәисе итеп билгеләнә. Шул рәвешле Актанышта “шахматлы эпоха” башлана. Ике оста шахматчы тырышлыгы белән бу спорт төрен үз итүче балалар саны арта, алар җиңү арты җиңү яулап, Татарстан күләмендә күренә башлый. Иң зур тәүге җиңү исә 2000 -2001 уку елына туры килә – Актаныш шахмат мәктәбе республика күләмендә җиңүче дип таныла. Тора-бара шахматчыларыбыз Татарстан гына түгел, Россия күләмендә чемпион исеме яулый. Хәзер дә  аларның  җиңүләре санап бетергесез. Хәер, Илдар Сәрдәр улының  шахмат белән ике арада алтмыш елга сузылган  “дуслыгының” горурланырлык нәтиҗәләре бихисап: 28 тапкыр Татарстан чемпионы, берничә рәт Россия призеры, 32 мәртәбә төрле дәрәҗәдәге турнирлар призеры, ФИДЕ остасы.

Илдар абыйның хезмәт юлына кабат әйләнеп кайтсак, 2005 елда ул тагын бер борылыш ясый – спортның берничә төрен үз иткән остазга “Лачын” боз-спорт сараеның идарә дилбегәсе тапшырыла. Шахмат исә чираттагы тапкыр икенче планга күчә. Илдар Имамов биш ел дәвамында спорт сарае белән җитәкчелек итә.  Биредә ул ныклы коллектив булдыра, балаларны хоккей түгәрәгенә туплау максатыннан “Лачын”  фанат тренерлар белән тулылана, актанышлылар дәррәү килеп тимераякка баса, Илдар абыйны  исә районның хоккей федерациясе рәисе итеп сайлыйлар. Шушы елларда биолог һөнәренә дә мөрәҗәгать итә юбиляр: “Лачын” боз-спорт сарае территориясендә гөмбә үрчетә ул. Әле хәзер дә Илдар абыйның гөмбәләре белән бөтен 57 бистә халкы сыйлана.

Йомгак сүз

Лаеклы ялга киткәч тә Илдар Сәрдәр улы кул кушырып утырмый – эшчәнлеген Актаныш шахмат мәктәбендә дәвам итә. Үзе остаз - үзе шахматчы, үзе өйрәтә – үзе уйный. Кама аръягы гран-при турнирлар  сериясендә “Иң яхшы тренер” номинациясе соңгы биш елда Илдар абыйда. Гомумән, аның гомер юлы даими спорттан тора. Ике тапкыр “Актанышның иң яхшы спортчысы”  дигән дәрәҗәгә лаек ул.

Җитмеш еллык олуг юбилеен да язмам герое тулы канлы яшәү рәвеше белән каршы ала. Имамовлар йортында  “картаябыз” дигән сүзне әле шаярып та кулланмыйлар. Картаерга вакытлары да юк аларның.  Гаилә башлыгының көне иртәнге биштән башлана: умартадагы бал кортларына  да, бакчадагы чәчәк-гөлләргә дә, әллә ничә төрле виноград-груша куакларына да Илдар абый кирәк. 

 

- Җитмеш яшькә аяк басканда, күңелдә нинди хисләр, Илдар абый? Тормыш борылышларын  үзегез теләгәнчә үттегезме? Эх, диярлек үкенечләр юкмы?

- Үкенечләр юк, сөенечләрем күп. Иң мөһиме, Верам белән биш балабызны да чын кеше итеп тәрбияләдек. Аларның һәммәсе дә югары белемле -  үз юлларын таптылар, исән-саулар.  Әлегә ун оныгыбыз бар - рәхәтләнеп оныклар сөябез. Хезмәт белән яшәдек, гомеремне яраткан шөгыльләремә багышладым. Тагын ни кирәк? Сәламәтлектән аерылмасак, иң мөһиме шул.

...Бүген Илдар Сәрдәр улы сак кына тормыш китабының җитмешенче битен ача. Анда якын арада язылачак  мизгелләр шәйләнеп үк тора: төпчекләре Эльвира шушы көннәрдә укуын тәмамлап, кулына диплом алачак, рус телендә  иҗат ителгән “Балалар өчен шахмат дәреслеге” татарчага  тәрҗемә  көтә, тиздән балдан татлы оныклар җәйге ялларга кайтыр...  

Ә бүген  кадерле  тормыш иптәше, хөрмәтле әти, яраткан дәү әти, йөзләгән бала өчен укытучы-остаз Илдар Сәрдәр улы котлаулар кабул итә, картаюны белмәс йөрәк исә җитмешенче җәен каршылый. Гомер бәйрәмегез мөбәрәк булсын, Илдар абый!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International