Бүген, 8 июнь - социаль хезмәткәрләр көнендә, район башлыгы Энгель Фәттахов әлеге һөнәр ияләре белән очрашып, аларның бәйрәм мизгелләрен уртаклашты. Быелгы шартларда киң күңелле, олы йөрәкле социаль хезмәткәрләргә һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтү мөмкинлеге булмаса да, катлаулы пандемия чорында алдынгы сафта торучы райондашларыбызны Энгель Нәвап улы шәхсән тәбрикләде. Бу очрашу да, саклык чараларын саклап, битлек-перчатка режимында үтте
- Сезнең хезмәтгади хезмәт түгел, аеруча бүгенге көндәкүпләр сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Сезнең аша өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар, авыр хәлдә калган балалар һәм гаиләләр реаль ярдәм алалар һәм киләчәккә өмет һәм ышаныч белән яшиләр. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, - дип, район башлыгы хөрмәткә лаек затларга ихлас котлау сүзләрен ирештерде.
Хезмәтләрендә югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.