БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Быелгы басу-кырлар "Актаныш игенчесе" дигән исемгә тап төшерерлек түгел

2020 елның 5 июне, җомга

Быел Актаныш районында басуларны карау яңачарак форматта - зоналарга бүленеп тормышка ашырылды. Зоналарга бүленеш пандемия чорында халыкны күпләп бер урынга тупламау максатын да алган иде. Шулай да бүген үзара күрше урнашкан җәмгыятьләргә басу-кырларның торышын чагыштыру мөмкинлеге тудырылды. Иртәнге сәгать өчтә башланган сәфәр 12 сәгать дәвам итте. Билгеләнгән маршрут 400 километрга якын  булып чыкты.

 -Бик җаваплы көн булды бүген безнең, хуҗалык җитәкчеләре белән район хуҗалыклары басуларын карадык. Бергәләп сөйләшеп, һәр басуга анализ ясап, җәй буена эшлисе эшләрне планлаштырдык, - диде район җитәкчесе Энгель Фәттахов бу уңайдан.

2020 ел игене зур өметләр уята. Һава шартлары уңай килгәндә, быел да  районыбыз “Актаныш игенчесе” дигән данлыклы исемне Татарстан югарылыгында яңгырата алачак.

Бүген “Актаныш”, “Чишмә”,  “Әнәк” агрофирмаларының, “Тамыр”, “Чишмә”, “Нигез”, “Ташкын” хуҗалыкларының басулары башка җәмгыятьләргә үрнәк итеп китерелде.

Әле җәй башланды гына. Җәй дәвамында басу-кырларны  югары уңыш алырлык итеп тәрбияләү – һәр хуҗалыкның иң мөһим бурычы. Икенче мөһим бурыч – районда терлек азыгы әзерләү кампаниясенә ныклап тотынып, озакка сузмый гына сенаж салуны башкарып чыгу. Бүгенге чарада әлеге мәсьәлә  буенча да җитди сөйләшүләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International