ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

9 июньдә Дәүләт Думасы беренче укылышта Күчемсез милекнең дәүләт кадастр бәясен камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проектын кабул итте, шул исәптән тиешле дәүләт учреждениеләре җитәкчеләренең кадастр бәяләве сыйфаты һәм чираттагы кадастр бәясен үткәрү срокларын үзгәртү өчен шәхси җаваплылыгын билгели.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: «2018 елда Президент Федераль Җыенга Юлламасында күчемсез милекне бәяләгәндә җитешсезлекләрне бетерү таләбен яңгыратты. Әлеге закон проектын кабул итү белән кадастр бәясен судка кадәр тәртиптә бәхәсле дип игълан итү өчен, тиешле запрос КФҮ аша җибәрү дә җитә. Бер хатаны ачыклаганда региональ дәүләт бюджет учреждениеләре башка шундый объектлар буенча хаталарны тикшерергә һәм төзәтергә тиеш булачак. Кадастр бәясен билгеләүдә барлык методологик хаталар да милекче файдасына булачак».

9 июньдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның яңа составы утырышы булды. Чикләү чаралары саклануга бәйле рәвештә чара онлайн режимында узды. Аны үткәрү вакытында Иҗтимагый совет рәисе һәм аның урынбасары сайланды. Ачык тавыш бирү юлы белән күпчелек тавыш белән әлеге вазыйфада эшләгән рәис Динә Гыйззәтуллина һәм рәис урынбасары Руслан Садриев сайланды.

Күчемсез милекне  кадастр картасында тикшереп, милекче яки потенциаль сатып алучы анда мәгълүматны чагылдыру проблемасы белән очрашырга мөмкин. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары картада мәгълүматлар булмау сәбәпләрен аңлаттылар, шулай ук мондый ситуациядә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Актаныш районына эшлекле сәфәр белән ТР дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев килү татар милләтенең үсеш стратегиясенә бәйле көнүзәк мәсьәләләрне райондагы эш тәҗрибәсе аша ачыкларга мөмкинлек бирде. Актаныш милли гореф-гадәтләрне, татарлыкны саклап яшәүче районнарның берсе буларак, әлеге эшлекле очрашуның нәкъ менә Актанышта узуы, районда эшләп килүче татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, муниципаль театрның, татар гимназиясенең, технологик техникумның яңа күтәрелеш алуы өчен дә бик тә мөһим булды.

Нәтиҗәләр буенча, “Татнефть” гарнтларына лаек булучылар арасында  биш райондашыбыз да бар.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш,  Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль  бүлеге хәбәр итә:

"Торак-коммуналь хуҗалыгында сезнең хокукларыгыз - үзегезне якларга өйрәнегез" проектын тормышка ашыру кысаларында һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарга аларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү эшен оештыру максатыннан, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Мөслим, Минзәлә һәм Актаныш районнарында яшәүчеләргә видеоконференция форматында консультация бирә. Видеоконференцэлемтә режимында консультация 2020 елның 18 июнендә 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Идарә бинасында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30 йорт.

Алдан язылу 16 июньгә кадәр, райондагы территориаль бүлегенең  3-09-62 телефон  аша.

Бүген Актаныш районы мәгариф бүлегенә дә кайтты Гомәр белән Гөлбикәләр. Алар райондагы һәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә таратылачак.

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасының Лаеш районында (Олы Кабан авылы янында) узачак «Кыр көне-2020» күргәзмәсенә әзерләнәләр. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы тармагының «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк.

20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.

 ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев 10 июнь көнне Актанышка килеп, районның милли мәгариф һәм мәдәният юнәлешендәге эшчәнлеге белән таныштылар. Сәфәр кысаларында башкала кунаклары Актаныш технология техникумының материаль-техник базасы, аның бүгенге мөмкинлекләре белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International