15 июнь, 2017 ел... Моннан өч ел элек татарның легендар җырчысы белән саубуллашкан идек. Актаныш кызы безнең күңелләрдә яшәвен дәвам итә. Актаныш гимназиясендә - интерактив музее , аның исемен йөрткән район мәдәният йорты эшли бүген Актанышта.
5-19 июнь көннәрендә балалар ялын оештыру хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре хакында сораулар буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан “Кайнар элемтә” оештырыла. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, (88552) 46-41-52, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»
Салават Фәтхетдинов - “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, Айдар Фәйзрахманов Дуслык орденнары белән бүләкләнде.
Быел гыйнвар аенда Салават Фәтхетдинов 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде. Айдар Фәйзрахманов та быел 65 яшьлек юбилеен уздырды, бәйрәм хөрмәтенә филармониядә артистның иҗатташлары катнашында зур концерт үтте. Татарны бар дөньяга җыр-моң аша танытучы, яшь талантларны үстерүдә үзләренең иҗат төркемнәрендә лаеклы эшчәнлек алып баручы, Актаныш белән тыгыз элемтәдә эшләүче юбилярларны без дә ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади элемтәләребез нык булсын!
Хөрмәтле актанышлылар! Сезне төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән котлыйм! Россия көне бай тарихлы, зур потенциаллы һәм матур киләчәкле Ватанын чын күңелдән яратучыларны берләштерә. Илебез мирасын саклап, Россияне көчле, бердәм һәм чәчәк атучы дәүләт итү бары тик безнең көчебезгә бәйле. Илебез мәдәнияте һәм фәненең бөек казанышлары, иң авыр вакытларда да халыклар бердәмлегенең нык булуы белән без горурланабыз. Быел без бәйрәмне катлаулы шартларда билгеләп үтәбез. Һичшиксез, вакытлыча кыенлыклар артта калыр, без бу сынауны да бергәләп җиңәрбез.
Татарстан Республикасы, Актаныш районы да бөтен ил белән бер сулышта яши. Кадерле актанышлылар! Бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар һәм район, республика, илебез хакына яңа казанышларга ирешүегезне телим! Бәйрәм көнендә һәркем күңелен ил өчен, туган җир өчен горурлык хисләре биләсен, әлеге күңел күтәренкелеге алдагы яшәешкә көч бирсен һәм ышанычыбызны ныгытсын! Бәйрәм белән!
Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсендә тәрбияләнүче 10 балага бүген Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов велосипедлар бүләк итте. Әлеге сөенечле мизгелләрне Сабитовлар һәм гаиләгә тәрбиягә алынган ун бала - Руслан, Алинә, Лиана, Лилия, Риана, Альфред, Арыслан, Индира, Максим, Артем белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева уртаклашты.
Киров авылында яшәүче Мәрьям һәм Алмаз Сабитовлар гаиләсендә сөенечле мизгелләрдән безнең фоторепортаж. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның бүләге – өр-яңа 10 велосипедны тапшыру мизгелләре.
Бүген Актанышта ТАССРның - 100, Бөек Җиңүнең - 75, район төзелүгә - 90 һәм Актанышның 310 еллыгына багышланган велоузыш тәмамланды.
.jpg)
Чара барышында терлекчелекнең һәр юнәлешенә тәфсилле анализ ясалды. Бу өлкәдә кеше факторының мөһимлеге тагын бер кат искәртелде. Ай нәтиҗәләре буенча исә лаеклы хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән хезмәткәрләр район башлыгың акчалата премияләренә ия булды. Бу юлы алгарыш символы булган ат “Нигез” хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлиловка тапшырылды.
.jpg)
Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы, май аена йомгак ясап, гадәттәгечә, айлык югалту-табышларын барлады. 24 форма барышында район хуҗалыкларындагы вәзгыять белән беррәттән, шәхси секторлардагы мал хәрәкәте дә анализланды. Җирлекләрдәге терлекчелек, сөтчелек тармакларының торышы район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанованың чыгышында ачык чагылыш тапты.
.jpg)
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә.