БӘЙРӘМ БҮГЕН: Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләрен, тармак ветераннарына котлау ирештерде

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм һәм катлаулы хезмәтегез, шәфкатьлегегез һәм риясызлыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм! Социаль яклау хезмәткәрләре көне - кешеләрнең моң зарларын тыңлап, аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышучыларның һөнәри бәйрәме. Сез - киң күңелле, игътибарлы, кеше хәленә керүчән һәм сабыр әлеге шәфкать ияләре -  ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәсез  һәм аларда үз көчләренә ышаныч уятасыз. Социаль хезмәткәр - хәтта һөнәр генә дә ә түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт ул.

Киләчәктә дә яклауга мохтажларның, авыр хәллеләрнең проблемаларына битараф калмыйча, тәҗрибәгезне һәм җан җылыгызны кушып, ярдәмгә килерсез дип өметләнеп калабыз. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм авыр, әмма кирәкле хезмәтегездә уңышлар телим. Чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре һәм хөрмәт һәрвакыт фидакарь хезмәтегезгә лаеклы бүләк булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International