КӨНҮЗӘК ИНТЕРВЬЮ: Әлегә районда бер очрак теркәлгән көе

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

“Роспотребнадзор”ның Чаллы шәһәре буенча баш табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова COVID-19 авыруының Актаныш районында бүгенгә кадәр рәсми рәвештә теркәлгән бер очрак булуын билгеләп үтте. Республика буенча 3504 коронавирус авыру исәптә. Әтнә, Апас, Чүпрәле, Лаеш районнары кызыл зонада (100 мең кешегә 387 очрак), Әлки, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында (100 мең кешегә 74-65 очрак)- сары зонада, Баулы, Зәй, Актаныш, Бөгелмә- яшел зонаның соңгы баскычында (100 мең кешегә Актаныш районында 3,6 очрак туры килә).

Саннар әлегә түбән булса да саклык чаралары турында онытмаска кирәк, ди Луиза Мәхиян кызы. Чикләүләр акрынлап алына, ләкин ОРВИ, пневмония белән авыручылар арта. Татарстанда 8 июньнән урамнарда һәм паркларда битлек кимичә йөрергә була. Әмма транспортта һәм кибетләрдә маска, перчатка кию таләбе кала бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International