Бүген – 6 октябрь көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак шартларын яхшырту, юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч янаган урыннарда юл билгеләре урнаштыру, хезмәт мөнәсәбәтләре буенча булды.
Кешегә дә игътибар булмаган заманда, нинди этләр приюты инде дияргә ашыкма, хөрмәтле укучы!
.jpg)
Бүген, 6 октябрь көнне, Актаныш технология техникумы базасында өлкәннәребез үзләренең автомобиль йөртү осталыкларын күрсәтте. Ел саен өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылып килүче чара быел үзенә 10 райондашыбызны туплады.
.jpg)
Хакимият бинасында гамәлләштерелүче брифингның чираттагысы бүген Актаныш районындагы мәгариф эшчәнлегенә, аның республика югарылыгындагы үрнәк эш тәҗрибәсенә, милли мәгарифкә багышланды. Чара барышында балалар бакчасы-мәктәп-һөнәри уку йортының алдынгы карашлы шәхес тәрбияләүдә бердәм эшчәнлеге өлге итеп күрсәтелде.
.jpg)
“Татавтодор” җәмгыятенең “Актаныш”бүлекчәсе бүген район юлларының торышы өчен җавап бирә. Оешма Актаныш районындагы 407 километр озынлыктагы юлга хезмәт күрсәтә. Шуның 284 километры асфальт булса, 78 километрны вак ташлы, комлы юл тәшкил итә. Өстәвенә, федераль трассаның 38 километры Актаныш территориясеннән үтә.
.jpg)
Элек-электән Актаныш, бигрәк тә район үзәге, яшеллеге, тирә-юньне бизәп торган куаклары, чәчәклекләре белән аерылып торды. Әмма соңгы елларда бу юнәлештә күпмедер сүлпәнлек сизелә. Матурлык картайды дисәк тә, ялгыш булмас.
.jpg)
Көзге көннәрнең җылы, коры торуына авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылардан да артыграк сөенүче булдымы икән? Алтынга тиң көннәрнең кадерен белгән хуҗалыклар шушы чорда басу-кырлардагы хезмәтләрен шактый җиңеләйтүгә иреште.
Бүгенге көндә район буенча төп җир эшкәртү 83 процент күләмендә төгәлләнгән. Кайсы хуҗалыкның нинди күрсәткечләргә ирешүе хакында бүгенге киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев хисап тотты.
.jpg)
Бүгенге көндә районга кайткан 4 080 вакцинаның 4 072се эшләнгән. Балалар өчен билгеләнгән 1 640 вакцина тулысынча ясалып беткән. Авырлы 48 хатын-кыз да үзен шушы юл белән сезонлы грипптан саклаган.
Җитәкчеләр киңәшмәсендә 3 октябрь көнне Актаныш үзәгендә үткән ярминкәдә катнашкан хуҗалыклар аталып, аларга рәхмәт сүзләре ирештерелде.
.jpg)
5 октябрь көнне Актаныш районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалык җитәкчеләре катнашында гамәлләштерелгән атналык киңәшмә күңелле мизгелләрдән башланды. Шушы көннәрдә гомер бәйрәмнәрен каршы алган җитәкчеләрне - "Ташкын" хуҗалыгы рәисе Рәүхәт Сәлихҗановны, "Нигез" хуҗалыгы рәисе Дамир Җәлиловны, "Саф" хуҗалыгы рәисе Илфат Әндерҗановны, Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамованы район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте.
.jpg)