3 ноябрь көнне Актаныш технология техникумы базасында мәгариф оешмаларында хезмәт куючы хуҗалык мөдирләре, шәфкать туташлары, пешекчеләр өчен махсус укулар оештырылды. Район мәгариф идарәсе тарафыннан гамәлгә куелган укуларда Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова катнашты.
.jpg)
“РАЙОН БАШЛЫГЫНА СОРАВЫМ БАР” рубрикасына мөрәҗәгатьләр килү соңгы вакытта кими бара, бу район җитәкчелегенең халык фикеренә һәрчак ачык булуы белән аңлатыла. Кайбер сораулар шәхси якын килүне таләп итә. Мәсәлән, түбәндәгесе шундыйлардан: ”Кайсы очракта өлкәннәргә социаль хезмәткәр билгеләнә? Түләүле хезмәтләр дә бар диләр, алары ничә сум?”
Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында эшләп килүче «Игелек фәрештәләре» волонтерлык отряды 2019 елда «Игелек каникулларга китми»- «Добро не уходит на каникулы» Бөтенроссия конкурсында катнашты. Һәм «Игелекле Старт» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булып, грант отты. Грант акчалары «Мәктәп тарихы» проектын тормышка ашыру өчен планлаштырыла.
Республика олимпиадаларында җиңә алырлык укучылар әзерләүдә Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучыларының тәҗрибәсе башкалардан күпкә аерылып тора.
Татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадасы әле декабрь ахырында гына уза. Шуңа да карамастан, гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерлекне тулы куәтенә сентябрь аенда ук башлап җибәргән. Республика олимпиадаларында күп кенә укучылары зур уңышларга ирешкән Чулпан Шәрипова “Укучыларны олимпиадаларга максатчан әзерләндерәбез, берсе дә "Ни өчен көзге каникулда ял итмибез?"-дип сорамады. Укучыларым олимпиадада җиңүнең никадәрле олы хезмәт икәнен беләләр. Шуңа да тырышып укыйлар”,-диде.
Кадет корпуслары- Россия хәрби-уку йортлары арасында, гомумән, Россия мәгариф системасында иң мөһим звеноларның берсе. Алар илнең Кораллы Көчләре гаскәрләренә офицерлар әзерләүдә башлангыч баскыч булып тора. Киләчәктә ил сакчыларны нинди сыйфатларга ия булырга, нинди әзерлек үтәргә тиеш? Актаныш районындагы кадетлар мәктәбеннән репортаж.
Кәзкәй авылында Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемен йөрткән кадет интернат-мәктәбендә 135 укучы белем ала. 30 укучы әле быелгы уку елында гына кадетлар сафын тулыландырды. 4 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Актанышта яшь кадетлар ант итте. Әлеге тантана “Иман” спорт комплексында узды. Шушы көннән соң укучылар инде кадетлар дип йөртелә.
Кадетлар үзләренең хәрби әзерлеген күрсәтмә чыгышларда тәкъдим итте: хәрби командаларны төгәл үтәү, сафта матур итеп маршта йөреп күрсәттеләр. Йөзләренә, кәефнең җитдилегенә карап, бу вакыйганың гади генә түгеллеге һәркемгә ачык күренде.
Казанда Татарстан Республикасыннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә онлайн-киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар федераль бюджеттан финанслана торган дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм 2020 елның 9 аенда республика икътисадына һәм социаль өлкәгә федераль акчалар җәлеп итү, шулай ук Татарстан Республикасы тарафыннан тәкъдим ителгән закон чыгару инициативалары өстендә эшләүнең барышы турында фикер алыштылар.
Балаларның көзге каникулларын файдалы үткәрү һәр мәгариф оешмасына бурыч итеп куелды.
Балалар иҗат үзәгендә бүген шахмат ярышы узды. «Ак ладья» клубы призына үтә торган шахмат турнирының I этабы тәмам. Җиңүчеләрне баш хөкемдар Фәһим Галимов билгеләде. Укучы малайлар арасында: I урын- Данияр Латыйпов(Актанышның икенче санлы мәктәбе); II урын-Ленар Газыев; III урын-Илзир Саматов(Актанышның икенче санлы мәктәбе). Кызлар арасында: I урын- Фируза Нәбиева(Актанышның икенче санлы мәктәбе), II урын-Рәзилә Нәбиева(Актанышның икенче санлы мәктәбе); III урын-Зәйнәп Рахманова(Актаныш гимназиясе).
Мактаулы урын яулаган шахматчыларны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров тәбрикләде.
Бүген район Советының киңәшмәләр залында гамәлләштерелгән брифинг башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев рәислегендә үтте.
Актаныш технология техникумының проект эшчәнлеге нәкъ менә мәктәп укучыларының көзге каникулларын максатчан һәм файдалу үткәрүгә йөз тота. Әлеге проектның нигезендә районыбыз мәктәпләрендә укучы егет hәм кызларыбызны техникум тәкъдим иткән hөнәрләр белән таныштыру, аларга дөрес hөнәр сайларга булышу ята.