Актанышта ел саен үткәрелеп килүче Уңыш бәйрәме, быел да, традицион төстә, авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән башланып китте. Актаныш халкына район хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче шәхси эшмәкәрләр ихтыяҗ тудырган барлык төр продукцияне тәкъдим итте.
.jpg)
“Актаныш – безнең ZAMAN” төркеменең үзәк хастаханәгә үткәргән рейды барышында табибларның киеренке шартларда вакыт белән хисаплашмый авыруларны кабул итүен күрдек. Авырулар фильр-бокска кадәр аерым бүлмәдә үз чиратлары җиткәнне көтә. Кабул итү тәүлек дәвамында оештырылган. Авырып килүчеләр рентген сурәтенә табиб үз бәяләмәсен язганга кадәр көтеп утыру кирәклегеннән зарландылар.
Бүген, 5 ноябрь көнне, Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе үтте. Киңәшмә эшенндә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.
.jpg)
Актаныш үзәк хастаханәсендәге фильтр-боксларга чиратны температура белән килгән кешенең урамда көтүе хакында социаль челтәрләр аша халык үзенең канәгатьсезлеген белдергән иде. Әлеге сорауга ачыклык кертәбез. Көннәр суыту белән, табибка чират көтү өчен аерым бүлмә билгеләнгән. Ике фильтр-бокс та тәүлек дәвамында эшли, үпкәләрне рентгенга төшерү дә тәүлек дәвамында башкарыла. Бүгенге көндә районда 262 кеше – ОРВИ, 161 кеше пневмония диагнозы белән өй шартларында дәвалана.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина 5 мең медицина респираторын сатып алды һәм аларны Яр Чаллы бер мандатлы округы районнарына тапшырды.
Бүген Актанышта эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советы утырышы узды. Комиссиянең әлеге утырышында төрле юнәлешләрдәге дүрт проект каралды.
Искәртеп үтәбез, "Актаныш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге" Дәүләт казна учреждениесе тарафыннан “эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү” программасын тормышка ашыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтелә. Бүгенге Эксперт советының бизнес-проектларны карау нәтиҗәләре нигезендә, ике райондашыбызга, субсидия биреләчәк.
.jpg)
Сервиска 2020 елның 10 аенда Актаныш халкыннан барлыгы 76 заявка кергән. Заявкаларның 57се хәл ителгән, 6сы – хәл итәргә планлаштырылып куелган. Димәк, райондашларыбыз әлеге системага мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә алты дистәгә якын проблемасын чишкән.
.jpg)
- Исәнмесез, берәр дару кирәк иде.
- Исәнмесез, нинди дару?
- Баш авырта. Борыннан ага... Тизрәк терелтә торганы инде...
- Сезгә противовосполительный кирәкме соң, противовирусныймы?
Эш киемнәреннән генә даруханәгә килеп кергән урта яшьләрдәге ир-егет белән провизор кызның менә шундый сөйләшүенә шаһит булырга туры килде. Кулыннан эш коралы төшмәгән ир заты “противо...” дигән дарулар турында каян белсен, ди? Белер-белмәс көйгә дару эчеп кенә бөтен планетаны чолгап алган авыруны җиңеп була микән, ай-хай? Ярый ла үтә өч көндә үтә торган борын мышкылдау гына булса?! Коронавирус инфекциясе үзенең мәкерлелеге, көтелмәгән борылышлар ясавы белән тәҗрибәле табибларны да аптырашта калдыра. Шуңа күрә табиблар иң беренче билгеләр сизелә башлауга ук, белгеч белән киңәшүне таләп итә. Аннан соң бер авыруга билгеләнгән препарат икенчесенә ярап та бетми. Кыскасы, үзбелдегең белән дәваланмаска, тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шөкер, медицина ярдәме Актаныш халкына тиз һәм вакытында күрсәтелә. Хастаханәдә урыннар җитәрлек булмаганда, амбулатор дәвалау билгеләнә. Һәм пациент кулына исемлеген тотып даруханәләргә юл тота. Менә шушы өлештә тоткарлык сизелә дә инде.
.jpg)
3 ноябрь көнне Актанышта "Ак Ладья" шахмат турнирының 1 нче этабы узды. Чарада барлыгы 38 башлангыч сыйныф укучысы осталыгын сынады. Шахмат турнирының төп иганәчеләре – остазлар үзләре булып, алар һәр катнашучыны грамоталар һәм медальләр белән сөендерде. Бүләкләрне яшь шахматчыларга спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров тапшырды.
.jpg)
Район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров: "Иң мөһиме-паникага бирелмәскә!"