МӘГАРИФ СУЛЫШЫ: Актанышта мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең атналык киңәшмәсе үтте

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 5 ноябрь көнне,  Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе үтте. Киңәшмә эшенндә  башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.


Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрне карауга күчкәнче, район башлыгы Энгель Нәвап улы пандемияле вәзгыятьнең җитдилеген искәртеп, саклык чараларын даими кулланырга кирәклеген ассызыклады. 

Бүгенге киңәшмәдә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә көзге каникулларда үткән биреп карау  (пробный) имтиханнары  нәтиҗәләре анализланды. Искәртеп үтәбез, быел да мондый имтиханнар рус теле һәм математика фәннәреннән гамәлләштерелде. Укучылар имтиханнарны зоналарда тапшырды. Аларның нәтиҗәләре узган елның шушы чоры белән чагыштырылып бәяләнде.

Шулай ук чара кысаларында төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә  төп дәүләт имтиханнарына, олимпиадаларга әзерлек буенча  Күҗәкә, Меңнәр, Иске Айман, Теләкәй мәктәпләре директорларының чыгышлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International