3 ноябрь көнне Актанышта "Ак Ладья" шахмат турнирының 1 нче этабы узды. Чарада барлыгы 38 башлангыч сыйныф укучысы осталыгын сынады. Шахмат турнирының төп иганәчеләре – остазлар үзләре булып, алар һәр катнашучыны грамоталар һәм медальләр белән сөендерде. Бүләкләрне яшь шахматчыларга спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров тапшырды.
Нәтиҗәләр буенча беренче урында - Ибрагимов Ранил, икенче урында - Хөснияров Камил, өченче урында - Иманаев Данияр;
Кызлар арасында: беренче урында - Галиева Зәмира, икенче урында - Сәлахова Валерия, өченче урында - Бакирова Регина;
2010нчы елгы кызлар арасында: беренче урында - Латыпова Раяна, икенче урында - Безик Азалия, өченче урында - Әхәтова Рәмилә;
2010нчы елгы егетләр арасында: беренче урында- Шаязданов Тимур, икенче урында – Әхмәтов Наил, өченче урында - Саматов Илдан;
2012нче елгы кызлар арасында: беренче урында - Имамова Румия, икенче урында – Әхәтова Эльмира, өченче урында - Абзалова Камилә;
2011нче елгы егетләр арасында: беренче урында – Әхмәтханов Раил, икенче-өченче урыннарда Хөснуллин Данияр һәм Шәйхетдинов Данил.
Яшь шахматчыларыбызны котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!