Бүген Актанышта эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советы утырышы узды. Комиссиянең әлеге утырышында төрле юнәлешләрдәге дүрт проект каралды.
Искәртеп үтәбез, "Актаныш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге" Дәүләт казна учреждениесе тарафыннан “эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү” программасын тормышка ашыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтелә. Бүгенге Эксперт советының бизнес-проектларны карау нәтиҗәләре нигезендә, ике райондашыбызга, субсидия биреләчәк.