Бүген Актаныш районы икмәк хуҗаларын - игенчеләрен зурлый. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре хөрмәтенә Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында бәйрәм чарасы үтәчәк.
Актанышта ел саен үткәрелеп килүче Уңыш бәйрәме, быел да, традицион төстә, авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән башланып китте. Актаныш халкына район хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче шәхси эшмәкәрләр ихтыяҗ тудырган барлык төр продукцияне тәкъдим итте.
Район җитәкчелеге дә ярминкә белән иртәнге сәгатьләрдән үк танышып чыкты. Район башлыгы Энгель Нәвап улы ярминкәгә килгән һәр хуҗалыкка, шәхси эшмәкәрләргә, авыл уңганнарына рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Бу юлы да хуҗалыклар һәм җирлекләрдә мал асраучылар халыкны ит продукциясе белән сөендерде. Эре мал, корш-корт итен райондашларыбыз чират торып алды. Өлгер сатучыларның хезмәт иртәсе бүген алтыда ук башланган иде – алар ярминкәгә ашыккан халыкны тулы әзерлек белән каршы алды.
Ярминкә рәтләрен Актаныш мае, балык, бал, җиләк-җимеш, яшелчә баетты. Тере балык саткан ноктаны да, Казан кадәр Казаннан килеп бавырсак сатучыларны да актанышлылар үз итте – һәр төр продукция үз хуҗасын тапты.
Соңгы елларда сатучылар да, алучылар да ярминкә культурасына өйрәнеп килә. Моны да билгеләп үтми мөмкин түгел. Ит сатучыларның нокталары бу яктан аеруча игътибарга лаек. Һәрберсе ябулы палаткаларда, ит чабу урыннары таләпләргә тулысынча туры килә, мал итендә ветеринар эксперт келәймәсе ярылып ята – бу инде сатуга чыгарылган итнең сыйфатлы икәнен дәлилли. Сатучылар да, ит чабучылар да махсус киемнәрдән, перчаткалардан. Ярминкә башланыр алдыннан махсус комиссия тәкъдим ителгән товарның сатуга рөхсәте барлыгын тикшереп чыкты.
Бу ярминкәнең тагын бер үзенчәлеге – һәркем саклагыч битлек (маска) белән “коралланган”. Тагын бер факт – базар-ярминкәләр дә әкренләп тере акчаны “кысырыклап” чыгара бара. Бүгенге ярминкәдә дә берничә урында “онлайн-перевод” белән эш итүчеләр күзгә ташланды.