“Халык контроле” системасы - хакимият органнарының халык белән аралашуда үтемле ысулларның берсе буларак танылды. Дәүләт хезмәтләре порталында әлеге проект сигез ел элек барлыкка килгән иде. Шушы вакыт эчендә ул халык тарафыннан хупланып, аның аша бик күп сораулар хәл ителде.
Заявканы башта ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр контакт-үзәге белгечләре тикшерә, аннары ул порталга куела, шулай ук тиешле министрлыкка һәм ведомствога бирелә. Алга таба заявканы дәүләт хезмәтеннән файдаланучы бүтәннәр дә карый, фикер-тәкъдимен кертә ала. Соңыннан башкарылган эш турында отчет урнаштырыла. Шул рәвешле “Халык контроле” сервисы һәркемгә башлангыч звенодан алып проблема хәл ителгәнче түрәләр эшен бәяләргә мөмкинлек бирә.
Актанышлылар беренче мәлләрдә әлеге системаның куәтенә бик үк ышанып бетмәсәләр дә, хәзер инде райондашларыбыз да “халык контроле”нең төрле өлкәдәге проблемаларны чишә алуына инанды. Мөрәҗәгатьләрнең ел саен артуы да шушы хакта сөйли. “Халык контроле”нә бирелгән сораулардан күренгәнчә, халык күпләрне борчыган, ягъни билгеле бер территориядә яшәүчеләрнең фикерен һәм ихтыяҗын чагылдырган проблемаларны күтәрә һәм җаваплы учреждение җитәкчеләр игътибарын әлеге сорауларны чишү кирәклегенә юнәлтә.
Мисал өчен, әлеге сервиска 2020 елның 10 аенда Актаныш халкыннан барлыгы 76 заявка кергән. Заявкаларның 57се хәл ителгән, 6сы – хәл итәргә планлаштырылып куелган. Димәк, райондашларыбыз әлеге системага мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә алты дистәгә якын проблемасын чишкән. Иң кызыгы: чишелгән шактый мәсьәләләр миллионнар белән исәпләнгән өстәмә финанслау да таләп итмәгән. Сүз гади генә үтенечләр хакында бара, мисал өчен, кайдадыр янып чыккан урам яктырткычларын алыштыру, юл читендәге куакларны кисү һ.б. Халык сүзләренә игътибар җитеп бетмәгән, димәк. Шуңа күрә алар шушы контрольгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
Актаныш районы буенча “Халык контроле”нә кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең иң популяр категорияләре – “Территорияләрне уңайлату” (барлык мөрәҗәгатьләрнең 21-е), “Муниципаль юлларны карап тоту һәм төзекләндерү” (18 мөрәҗәгать) һәм “Юл хәрәкәтен оештыру” (10 ай эчендә 6 заявка шушы категориягә туры килә).
Гомумән алганда, актанышлылар сервисның 10 категориясе буенча теге яисә бу төрдә мөрәҗәгать юллаган. Ветераннарның яшәү шартларына кагылганнары, балалар бакчалары, хастаханәләр буенча – икешәр заявка, мобиль элемтә буенча - өчәү, җәмәгать транспорты, авыл хуҗалыгы өлкәсе, исерткеч эчемлекләр сатуда кагыйдәләрнең бозылуы буенча берәр заявка теркәлгән.
Октябрь аенда исә райондашларыбыз “Халык контроле” системасыннан биш тапкыр ярдәм сораган. Аларның дүртесе территорияләрне уңайлату буенча булса, берсе муниципаль юлларны карап тоту һәм төзекләндерү юнәлешендә.
Нәтиҗә бар икән, димәк система киләчәктә дә халыкның моң-зарын хәл итүне контрольдә тотачак. Җирлекләрдәге җитәкчеләр халыкның проблемаларын вакытында ишетсә һәм аларны хәл итү юлларын эзләсә, “йорт эчендәге чүп” тышка да чыкмас иде, бәлки.