- Исәнмесез, берәр дару кирәк иде.
- Исәнмесез, нинди дару?
- Баш авырта. Борыннан ага... Тизрәк терелтә торганы инде...
- Сезгә противовосполительный кирәкме соң, противовирусныймы?
Эш киемнәреннән генә даруханәгә килеп кергән урта яшьләрдәге ир-егет белән провизор кызның менә шундый сөйләшүенә шаһит булырга туры килде. Кулыннан эш коралы төшмәгән ир заты “противо...” дигән дарулар турында каян белсен, ди? Белер-белмәс көйгә дару эчеп кенә бөтен планетаны чолгап алган авыруны җиңеп була микән, ай-хай? Ярый ла үтә өч көндә үтә торган борын мышкылдау гына булса?! Коронавирус инфекциясе үзенең мәкерлелеге, көтелмәгән борылышлар ясавы белән тәҗрибәле табибларны да аптырашта калдыра. Шуңа күрә табиблар иң беренче билгеләр сизелә башлауга ук, белгеч белән киңәшүне таләп итә. Аннан соң бер авыруга билгеләнгән препарат икенчесенә ярап та бетми. Кыскасы, үзбелдегең белән дәваланмаска, тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шөкер, медицина ярдәме Актаныш халкына тиз һәм вакытында күрсәтелә. Хастаханәдә урыннар җитәрлек булмаганда, амбулатор дәвалау билгеләнә. Һәм пациент кулына исемлеген тотып даруханәләргә юл тота. Менә шушы өлештә тоткарлык сизелә дә инде.

ШАККАТМАЛЫ ВӘЗГЫЯТЬ
Ярты гасыр гомерен фармацевтика өлкәсенә багышлаган “ВИТА” даруханәсе мөдире Әлфия Гыйльмулла кызын районда белмәгән кеше юктыр.
.png)
Бүгенге вәзгыятькә хәтта ул да шакката:
- Бүген коронавируска каршы препаратлар белән даруханәләрдә кытлык бар, әмма бөтенләй өзеклек юк. Чөнки препаратларны алыштыра торган дарулар җитәрлек. Табибларның рецептында, гадәттә, вируска каршы арбидол, азитромицин языла. Мәсәлән, азитромицинны амоксиклав, аугментин алыштыра ала. Моңарчы арбидол бездә гел булып торды, бетеп киткәненә бер атна, әле базаларда да юк. Иртүк бишләрдә үк компьютерны ачып, ничек тә фармацевтика базаларына беренчерәк заявка бирергә тырышам, төрле базалар белән эшлибез, кирәкле дарулар белән өзеклек тудырмаска тырышабыз.

Препаратларның бәясе язгы пандемия чорында моңарчы күрелмәгәнчә өскә сикерде, хәзер бераз булса да төште. Дәүләт даруханәсе белән җитәкчелек иткәндә дә, “Вита”ны оештыргач та мондый вәзгыять белән очрашырга туры килгәне булмады. Терекөмешле термометрлар сатуда юк, электроннары берничә калды, бәяләре 170 сум тирәсе. Бәяләрне бик уйнаттылар- дәүләт аптекасында термометр 400 сумга кадәр күтәрелде. Иң мөһиме-сакланырга кирәк, безнең хезмәткәрләр кулларын эшкә килү белән антисептик препаратлар белән чистарта, әлегә кадәр беребез дә авырмады. Моннан соң да шулай булсын! Райондашларыбыз сау-сәламәт булсын, авырмасыннар, саклансыннар,- дип киңәшләрен биреп озатты Әлфия ханым Зарипова.

“Вита” даруханәсендә бәяләр чагыштырмача арзан. Базар биләмәсендәге икенче даруханәдә битлек 17 сум булса, “Вита”да 8 сум. “Вита”да клиентлар бинадан чыгып китүгә, бүлмә һавасын чистарту аппаратын кушалар.

Актаныштагы сигез даруханәне йөреп чыкканнан соң шундый нәтиҗәгә киләсең, халык базар биләмәсендәге даруханәләргә күпләп килә, чират торып дару алалар.

“Авиценна» даруханәсенә ике тапкыр кереп карарга туры килде, кайчан керсәм дә чират торучыларның саны өчтән дә ким түгел иде.

Биредә табиблар яза торган арбидол, аспирин һәм градусниклар күптәннән юк.
БЕЗ БЕЛМӘГӘН СЕРЛӘР ДӘ БАР
Халыкны төрле акцияләр белән ымсындырып тора торган “Фармленд” аптекасы сатып алучыларыннан ишектән килеп керүгә үк гафу сораган.

Пандемия шартларында кирәкле даруларның булмавында даруханәнең гаебе юк. Бөтен хикмәт “Честный знак”-“Гаделлек билгесе” (маркировка) системасындагы төгәлсезлектә. Даруханә мөдире Ләйсән Рзаева “Сатып алучы сораган препарат даруханәдә бар, әмма без аны касса аша үткәрә алмыйбыз (күз алдына китерегез: дару төргәгендәге штрих-код укылмый). Менә шушы маркировка үткәрә алмау аркасында кирәкле даруны сатып булмый”,- ди.

Маркировка системасы бер “Фармленд”ны гына борчуга салмаган, “Апрель” даруханәсе дә тизрәк бу мәсьәләнең чишелеш алуын көтә.

Мөдирә Гөлназ Солтанова:
- Халык сорый торган дарулар арасында арбидолдан кала барлык дарулар да бар. “Д” витамины, парацетамолның кыйммәтлерәк варианты, битлек-перчаткалар, дезинфекция чаралары җитәрлек. Азитромицин бер атна эчендә кайтыр дип көтәбез. Маркировка белән бәйле авырлык дәүләт югарылыгында тизрәк хәл ителсен иде, “Яңалыклар” тапшыруларында бу хакта сүз булды инде.

ДАРУЛАР ИКЕ КӨН ЭЧЕНДӘ БЕТӘ
“Низкие цены» даруханәсенә яңа препаратлар атна саен китерелә, халык еш сорый торганнары ике көндә сатылып бетә, мөдир Динара Галинаны да башкалар әйткән проблема борчый: “Антибиотиклар без алып кайта торган базада да юк шул!”

57 бистәдә ачылган “Сәламәт гаилә” даруханәсенең ачылуына бистә халкы нык сөенде. Провизор Рәмилә Язитова “Балалар өчен арбидол бар бездә”,- диде, әмма халык сорый торган цефтриаксон кебек антибиотиклар биредә дә юк икән.

ДӘҮЛӘТИ ДАРУХАНӘ НИ ХӘЛДӘ?
Ә менә дәүләти даруханәдә барлык препаратлар да бар. Үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирешмәдем ирешүен...

“Пандемия белән бәйле авыруларны дәвалый торган препаратларыгыз җитәрлекме?”-дип сорагач, провизор ханым:
- Мин берүзем генә сатам, андый сорауларга җавап бирмим!-диде.
- Ә сезне алыштыручы юкмыни?
- Хезмәткәрләр авырып беттеләр, нинди салкын икәнне күрмисезмени?- дип, минем китәргә җыенмаганны күргәч, мөдирне чакырырга булды.

Чират торучылар белән бергәләп көттек даруханәчеләрне. Дәүләт аптекасыннан беркайчан да кеше өзелми, чөнки социаль пакет җыелмасына кергән дарулар шушында гына бирелә. Халык битлектән, бер-берсеннән ара калдырып басканнар.
Шул арада Рина Әмирханова да күренде:
- Мин авырыйм,”больничныйда», безгә сорауларга җавап бирергә рөхсәт юк.
- Дәүләт аптекасында дарулар бармы, җитәрлекме?
- Барысы да бар, дип языгыз. Бина нык салкын, җылы юк, барыбыз да авырып беттек.
- Ни өчен аптека җылытылмый?
- ?
