ОРВИ ни сәбәпле ике яклы пневмониягә әйләнә?

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

“Актаныш – безнең ZAMAN” төркеменең үзәк хастаханәгә үткәргән рейды барышында табибларның киеренке шартларда вакыт белән хисаплашмый авыруларны кабул итүен күрдек. Авырулар фильр-бокска кадәр аерым бүлмәдә үз чиратлары җиткәнне көтә. Кабул итү тәүлек дәвамында оештырылган. Авырып килүчеләр рентген сурәтенә табиб үз бәяләмәсен язганга кадәр көтеп утыру кирәклегеннән зарландылар.

Иртәнге 8 дән эшли башлаган рентген бүлмәсендә 10.30 сәгатькә үпкәләрне карау буенча 56 снимок ясалган иде инде.

Әлеге хакта рентген-лаборант Ландыш Вәлиева:

- Иртәннән башлап, әлегә кадәр 56 кешене төшердек. Һәр кайсын чакырабыз, чишендерәбез, антисептиклар белән эшкәртәбез, рентгенга төшерәбез. Снимокларны алып калабыз, бөтен снимокны да рентгенолог Илдар Харисовка илтеп бирәбез. Табиб үз бәяләмәсен язганнан соң, фильтр-бокска җибәрәбез, - диде ул.

Рентгенолог Илдар Илгизович үз бүлмәсендә снимоклар карап, аларны “укып” утыра иде. Аның безнең белән аралашырга да вакыты юк иде хәтта. Снимокларның һәр кайсында үпкә сурәте.

-Һәр көнне шулай. Мин хәзер үтә дә киеренке халәттә эшлим. Көненә 125 әр үпкә снимогы укырга туры килә. Бу бит минем көндәлек эшчәнлегемнән тыш. Халыкка аңлату кирәк, дөрес итеп. Мин дә төшертеп карыйм әле үпкәне, дип килә бит кайберәүләр. Температурасы 37 булса да фильтр-бокска килә. Сәламәт булса да, шунда вирусны электереп алып китә, аннан өйдәгеләргә тарата. Әллә кеше аңлап бетерми, әллә үз сәламәтлегенә битараф. Гади ОРВИ һәм грипп өстенә, бирегә килеп,  вирус  эләктерә. Беренчедән, вируслы инфекция беренче көннәрдә аеруча да йогышлы була. Икенчедән, беренче көннәрдә үпкә снимогында да пневмония күренми. Ашыгыч ярдәм чакыртып, өй шартларында дәвалану кирәк. Температура 39 га кадәр күтәрелгәндә генә хастаханәгә килсеннәр иде. Аннан соң, кешенең битарафлыгын да аңламыйм. Кирәксә, кирәкмәсә дә кеше урамда йөри. Өлкәннәр йөри урамда. Үзизоляциянең бүгенге көндә иң ышанычлы саклану ысулы икәнен аңласыннар иде. Кеше безгә килә, ОРВИ диагнозы белән өенә дәваланырга кайтып китә. Мунча керә, аракысын эчә. Сакланмый. Нәтиҗәдә организм өзлегенә, чир катлаулана, ике яклы катлаулы пневмониягә әйләнә, - дип, үзенең киңәшләрен бирде Илдар Харисов снимокларны карый-карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International