МӘКТӘПНЕҢ 30 ЕЛЛЫК БӘЙРӘМЕНӘ- РОССИЯ БҮЛӘГЕ!

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында эшләп килүче «Игелек фәрештәләре» волонтерлык отряды 2019 елда «Игелек каникулларга китми»- «Добро не уходит на каникулы» Бөтенроссия конкурсында катнашты. Һәм «Игелекле Старт» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булып, грант отты. Грант акчалары «Мәктәп тарихы» проектын тормышка ашыру өчен планлаштырыла.


Мәктәпнең педагог-оештыручылары Хаҗиева Гөлчәчәк Нурмөхәммәт кызы һәм Ибраһимова Ләйсән Идрис кызы җитәкчелегендә волонтерлар- Шәрәфиева Лиана, Борһанова Элина, Хаернасова Наилә, Гыймазова Роза, Әгъзәмова Мәрьям, Әбудәрова Зилә, Акбулатова Диана, Фәррахов Артур, Хафизова Айсылу, Имамразыев Айназ, Әхмәтова Регинаның зур җиңүе бу!


2 санлы Актаныш мәктәбенә нигез ташлары 1990нчы елда салына. Актаныш районы халык депутатлары Советы карары белән мәктәп 1991 елда ачыла, белем йортына җитәкче итеп Галиева Рәфига Габит кызы билгеләнә.
1995 елда Мәктәп «Мәктәп-гимназия» статусына, ә 1998 елда «Кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүле мәктәп»статусына ия була. 2011 елда мәктәп «Мәктәп-электрон мәгарифтә компетенция үзәге» статусын алды. Хәзерге вакытта Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбен Вахитов Илшат Рәфит улы җитәкли.
«Мәктәп тарихы» проекты ярдәмендә һәр укучыга мәктәп тарихын өйрәтү, әһәмиятен аңлату бурычы тора. Педагогик коллектив «Мәктәп тарихы» проекты белән беррәттән «Мәктәп тарихы» стендын булдыру идеясен хуплады.
- Бу юнәлештә эш алып бару бик кирәк, чөнки һәр яшүсмергә үз туган иленең тарихын, тарихын белергә кирәк. Без үсеп килүче буында җаваплылык, патриотизм, гражданлык хисе тәрбияләргә тиеш, алар мәктәп тормышына үз өлешләрен кертүчеләр турында белсеннәр, исләрендә калдырсыннар. Хәзерге вакытта «Мәктәп тарихы» проекты тормышка ашырылу процессында. Без мәктәп тарихын тирәнтен өйрәнә башладык,- диде проект авторларының берсе педагог-оештыручылары Хаҗиева Гөлчәчәк Нурмөхәммәт кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International