Актаныш технология техникумының проект эшчәнлеге нәкъ менә мәктәп укучыларының көзге каникулларын максатчан һәм файдалу үткәрүгә йөз тота. Әлеге проектның нигезендә районыбыз мәктәпләрендә укучы егет hәм кызларыбызны техникум тәкъдим иткән hөнәрләр белән таныштыру, аларга дөрес hөнәр сайларга булышу ята.
Моңа кадәр дә мәктәпләр белән тыгыз эшчәнлек алып барган уку йорты алга таба чыгарылыш сыйныф укучыларын гына түгел, VII –VIII сыйныфта белем алучыларны да техникум тормышы белән якыннанрак таныштырырга исәпли. “Файдалы каникуллар” проекты кысаларында укучылар техникумга экскурсия генә ясап калмый, ә үзләрен кызыксындырган һөнәрләр буенча өстәмә мәгълумат тә ала, уку йортының заманча техник базасын кулланып та карый.
Әлеге проект җитәкчеләре - техникум педагоглары Айгөл Шәйгәрданова һәм Ринат Габдуллин. Алар фикеренчә, укучыларның каникуллары кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы булырга тиеш. Бүген техникум аларга шушы мөмкинлекне бирә.
“Педагоглар гына түгел, студентлар да мәктәп укучыларына күргәзмә чаралар үткәрә, биредә бар нәрсәне дә тотып карарга, эшләү механизмы белән танышырга була, ягъни мәктәпне тәмамлагач бала биредә укырга теләячәкме, юкмы – фикер формалашачак. Киләчәктә һөнәр сайлаганда да безнең проект аларга ярдәмгә киләчәк. Укучылар тарафыннан кызыксыну сизәбез. Алар сораулар бирәләр, теге яисә бу җайланманың эшләү мехнанизмын ачыкларга тырышалар, студетлар белән аралашалар. Кышкы каникулларда проектның икенче дулкынын эшләтеп җибәрербез дип уйлыйбыз, чөнки ихтыяҗ бар”, - ди проект авторы Ринат Равил улы.
Проект кысаларында укучылар белән эшчәнлек өч төркемдә алып барыла. План нигезендә балалар уку-кондитер цехында, юл йөрү кагыйдәләре кабинетында һәм лаборатор-гамәли остаханәләрдә булалар.
Техникум беренче кунакларны кичә кабул итте. Пучы, Әтәс, Иске Кормаш мәктәбендә белем алучылар беренчеләрдән булып проект эшчәнлегенә кушылды. Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк Такталачык, Байсар, Чуракай, Теләкәй мәктәбе укучылары каникулларын файдалы үткәрү максатыннан Актаныш технология техникумы базасына килде. Уку йорты Югары Яхшый һәм Татар Суыксуы мәктәбе укучыларын алардан соң кабул итте.
Билгеле, “Файдалы каникуллар” проектына да пандемияле вәзгыять үз үзгәрешләрен кертте. Чарада катнашучыларның битлекләрдән булулары алшарт итеп куелган иде. Ишектән кергән һәр укучының тән температурасы үлчәнде, куллары йогышсызландырылды. Төркемнәрдәге балалар саны да җитди контрольгә алынды. Ә инде көзге каникул вактында әлеге проектка кушыла алмаган мәктәпләр өчен кышкы каникулларны файдалы итәргә вәгъдә бирә оештыручылар.