СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Кайсы очракта өлкәннәргә социаль хезмәткәр билгеләнә?

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

“РАЙОН БАШЛЫГЫНА СОРАВЫМ БАР” рубрикасына мөрәҗәгатьләр килү соңгы вакытта кими бара, бу район җитәкчелегенең халык фикеренә һәрчак ачык булуы белән аңлатыла. Кайбер сораулар шәхси якын килүне таләп итә. Мәсәлән, түбәндәгесе шундыйлардан: ”Кайсы очракта өлкәннәргә социаль хезмәткәр билгеләнә? Түләүле хезмәтләр дә бар диләр, алары ничә сум?”

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы "Игелек үзәге"халыкка социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Дәния Касыймова әлеге сорауга болай җавап бирде:

- Бүгенге көндә “Игелек үзәге” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан барлыгы 345 өлкән кешегә һәм инвалидка социаль хезмәтләр күрсәтелә.

Социаль хезмәтләр, өлкән яки инвалид кешенең кеременнән чыгып, түләүле, өлешчә түләүле һәм бушлай күрсәтелә. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре өчен хезмәтләр түләүсез. Айлык керемнәре яшәү минимумыннан түбән булучыларга да хезмәтләр бушлай күрсәтелә.

Социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе каравына алуны сорап мөрәҗәгать иткән гражданнардан башта гариза алына. Социаль хезмәтләр күрсәтүнең шәхси программасы төзелә. Социаль хезмәтнең тарифлары һәм нормативлары ТР дәүләт тариф комитеты тарафыннан 2019 елның 20 ноябрендә расланган. Әлеге нормативлар, тарифлар нигезендә социаль ярдәмгә һәр граждан белән килешү төзелә. Өстәмә түләүле социаль ярдәм алу мөмкинлеге дә каралган. Сораулар белән “Игелек үзәге” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә 3-14-11, 3-10-22 телефоннарына шалтыратып белешә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International