Республика олимпиадаларында җиңә алырлык укучылар әзерләүдә Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучыларының тәҗрибәсе башкалардан күпкә аерылып тора.
Татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадасы әле декабрь ахырында гына уза. Шуңа да карамастан, гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерлекне тулы куәтенә сентябрь аенда ук башлап җибәргән. Республика олимпиадаларында күп кенә укучылары зур уңышларга ирешкән Чулпан Шәрипова “Укучыларны олимпиадаларга максатчан әзерләндерәбез, берсе дә "Ни өчен көзге каникулда ял итмибез?"-дип сорамады. Укучыларым олимпиадада җиңүнең никадәрле олы хезмәт икәнен беләләр. Шуңа да тырышып укыйлар”,-диде.