"РОССИЯ-ТАТАРСТАН" КАНАЛЫНДА АКТАНЫШ ЯҢАЛЫКЛАРЫ:Актаныш кадет мәктәбендә Ватан сакчыларын әзерлиләр

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Кадет корпуслары- Россия хәрби-уку йортлары арасында, гомумән, Россия мәгариф системасында иң мөһим звеноларның берсе. Алар илнең Кораллы Көчләре гаскәрләренә офицерлар әзерләүдә башлангыч баскыч булып тора. Киләчәктә ил сакчыларны нинди сыйфатларга ия булырга, нинди әзерлек үтәргә тиеш? Актаныш районындагы кадетлар мәктәбеннән репортаж.

Кәзкәй авылында Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемен йөрткән кадет интернат-мәктәбендә  135 укучы белем ала. 30 укучы әле быелгы уку елында гына кадетлар сафын тулыландырды. 4 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Актанышта яшь кадетлар ант итте. Әлеге тантана “Иман” спорт комплексында узды. Шушы көннән соң укучылар инде кадетлар дип йөртелә.

Кадетлар  үзләренең хәрби әзерлеген күрсәтмә чыгышларда тәкъдим итте: хәрби командаларны төгәл үтәү, сафта матур итеп маршта йөреп күрсәттеләр. Йөзләренә, кәефнең җитдилегенә карап, бу вакыйганың гади генә түгеллеге һәркемгә ачык күренде.

Мәктәп өчен мөһим һәм истәлекле вакыйгада кадетларның ата-аналары  да катнашты. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кадет мәктәбе коллективына, укучыларга уңышлар теләп, педагогларга Мактау кәгазләрен, Рәхмәт хатын тапшырды.

Кадет мәктәп-интернатында укуда, спортта һәм хәрби дисциплиналарда аеруча тырышлык күрсәткән укучыларга кече сержант исемнәре  бирелде.  “Үсеш ноктасы” федераль проекты кадет мәктәбендә уңышлы тормышка ашырыла, ул цифрлы һәм гуманитар профиль кысаларында белем бирүгә юнәлдерелгән. Программа  буенча 4 квадрокоптерга,  14 кэш техникасы комплектына ия булдылар.

Буш вакытта кадетлар түгәрәкләрдә кызыксынып шөгыльлләнә. Мәктәптә тынлы оркестр, дизайн түгәрәге, хореография, шахматчылар секциясе дә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International