Бүген район Советының киңәшмәләр залында гамәлләштерелгән брифинг башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев рәислегендә үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесенең Җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция подполковнигы Фәһим Нуриев, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге штаб җитәкчесе Нурия Сәлахова, ЮХИДИ бүлеге инспекторы Чулпан Габидинова, Актаныш район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Вәлиуллина, Саклык банкының Актаныш район үзәгендә урнашкан өстәмә офисы җитәкчесе Резеда Шәйгәрданова катнашты.