3 ноябрь көнне Актаныш технология техникумы базасында мәгариф оешмаларында хезмәт куючы хуҗалык мөдирләре, шәфкать туташлары, пешекчеләр өчен махсус укулар оештырылды. Район мәгариф идарәсе тарафыннан гамәлгә куелган укуларда Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова катнашты.
Укуларда төп игътибар балаларның мәктәпләрдә, бакчаларда кайнар аш белән туклануына юнәлтелде. Бу нисбәттән гамәлдә булган кагыйдә-таләпләр искәртелде.
Залда утыручылар алдында Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Бикметова чыгыш ясады. Чарада катнашучылар үзләрен борчыган сорауларны юллады.