2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла.
.jpg)
Аның максаты: яшьләр арасында нәтиҗәле тормыш стратегиясе буларак эшмәкәрлекне популярлаштыру.
.jpg)
Бүген балалар иҗат үзәгендә 2010 елгы һәм кечерәк балалар арасында шахмат спортын популярлаштыру максатыннан дусларча турнир уза. Быелгы ярышка ерак араларны якын итеп, Актаныш шахматчылары белән көч сынашырга Бөгелмә һәм Зәй районнарыннан командалар килде. Узган ел традициягә әверелгән бәйге Зәй шәһәрендә үткәрелгән. Анда Кукмара, Мамадыш шахматчылары да катнашкан. Бүгенге бәйгедә җәмгысе 46 укучы беренчелек өчен тырыша, егерме алты укучы Актаныш спорт мәктәбенең шахмат сыйныфында шөгыльләнүчеләр.
Сезгә 2020 елның 26 ноябрендә ашыгыч онлайн вебинарда катнашырга тәкъдим итәбез: «2020-2021 еллар: яңа хезмәт законнары».
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә “Әниләр көне”н билгеләп үтү Россиядә 1998 елдан гамәлдә. Димәк бу бәйрәмнең егерме елдан да артыграк тарихы бар. Актаныш районында да “Әниләр көне”н матур итеп бәйрәм итү соңгы елларда күркәм төс алган иде. Мәдәният сараенда узган тантаналы кичәдә уңган һәм булган гына түгел, ә тәрбияле, миһербанлы балалар табып-үстереп, ил-көн хөрмәтенә ирешкән аналарны тәбрикләүләрне күпләр хәтерлидер. Андый бәйрәмнәрнең берничәсендә күп балалы ана буларак, Шәбез авылында яшәүче Гөлнур Насертдиновага да катнашырга туры килә. 2015 елдагысы аеруча истәлекле- бу көнне Гөлнур Әгъләҗетдин кызы «Ана даны — Материнская слава» медале белән хөрмәтләнә. 2014 елда алтынчы баласы- Сөләйман дөньяга килгәннән соң, Татарстанның биш яки аннан да күбрәк бала алып кайтучы аналарга бирелә торган бүләккә лаек була ул. Озак та үтми, 2016 елда томрап торган тагын бер кыз бала туа гаиләдә. Бүген Гөлнур белән Тәлгатьнең җиде баланы бер-артлы аякка бастырып, алар белән яшьнәп-яшәреп гомер иткән көннәре.
.png)
Бүгенге брифинг “Актаныш районы гражданнарының иминлеген тәэмин итү. Елгаларда боз каткан вакытта саклык кагыйдәләре. Җәмәгать урыннарында, шәхси ихата һәм йортларда, фатирларда янгын куркынычсызлыгын булдыру” темасына узды. Брифингта “Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 отряды” Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Шәрифҗанов Илназ Илдус улы һәм Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов катнашып, чыгыш ясадылар.
Актаныш район үзәге һәм авылларда бушлай даруларны коронавирус инфекциясе яки пневмониядән өйдә дәваланучы авырулар ала башлады.
Авыруларга препаратлар комплектын волонтерлар тәүлек дәвамында китереп бирәләр.
Волонтерлык эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән федераль реклама кампаниясе старт алды. Быел ул #МЫВМЕСТЕ ярдәм акциясенә багышланган.
4 һәм 5 декабрьдә онлайн-форматта Бөтен дөньядан җыелган ирекле ярдәмчеләрне берләштерүче МЫВМЕСТЕ марафоны узачак.
Марафон онлайн-форматта Россия һәм чит ил катнашучылары өчен dobroinrussia.online рәсми платформасында ике телдә трансляцияләүне күздә тота.
Катнашучыларны теркәү 2020 елның 15 ноябреннән 3 декабренә кадәр башкарыла:
-Россия катнашучылары өчен «DOBRO.RU» волонтерлык үсеше өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы;
-чит ил катнашучылары өчен – Future Team (futureteam.world).
«Коммерцияләштерү һәм идарә итү
интеллектуаль милек объектлары» һөнәри белем бирү программасы.
Башкарма комитетның спорт, туризм бүлеге һәм районның “Волейбол” федерациясе белән берлектә ел саен волейбол ярышлары уздырыла. Традициягә быел да тугрылык күрсәтә оешма-предприятие хезмәтчәннәре. Чемпионатта катнашырга 14 команда теләк белдергән. Хәзерге вакытта финал уеннарына чыгу өчен “Батыр” спорткомплексында һәр кичтә туп чөю ярышлары бара.
.jpg)