“Чишмә” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары(+фоторепортаж).
Дәүләт Думасы 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына федераль бюджет проектын өченче, ахыргы укылышта кабул итте.
“Транснефть – Прикамье” АҖ, хәйрия эшчәнлеге кысаларында, Актаныш районының Мәсәде авылында чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә акча бүлеп бирде.
.jpg)
Фестивальдә Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирештеләр.
.jpg)
2020 елда Актаныш авыл җирлеге халыктан барлыгы 2 712 500 сум акча җыеп алуга ирешкән. Дәүләт ярдәме белән исәпләгәндә, гомуми җыем 13 427 500 сумны тәшкил итә. Сумма саллы булгач, ел дәвамында башкарылган эшләр дә шактый үзәктә. Алар белән залда утыручыларны Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәрипов таныштырды. Риназ Рафаэль улы халыктан җыелган һәр тиен өчен хисап тотты.
.jpg)
Безнең фоторепортаж.
.jpg)
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
10 сәгатьтән 30 мин. 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 27 ноябре
27 ноябрь көнне Татарстан Республикасының аерым районнарында томан сакланачак.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
26 ноябрь көнне хакимият бинасының киңәшмәләр залында районыбыз эшмәкәрләре ЕНВДны гамәлдән чыгару мәсьәләләре, салым түләүнең уңайлы һәм отышлы режимын ничек сайларга дигән мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
.jpg)
Соңгы ике-өч елда район юлларының Актаныш – Уразай арасы, Уразай тавы , юл-транспорт һәлакәтләре күп теркәлгән урын буларак, “кара яңгыраш” алды. Быел гына да юлларның әлеге участогында барлыгы өч һәлакәт теркәлгән. Ике юл-транспорт фаҗигасе аеруча аяныч – аларда ике райондашыбызның гомере өзелгән.
.jpg)
Райондашларыбыз тарафыннан юлланган чираттагы мөрәҗәгать “Халык контроле” ситемасына Актанышбаш авыл җирлегеннән юлланган. Ул “Муниципаль юлларны карап тоту һәм төзекләндерү” категориясенә туры килә. Актанышбашта яшәүчеләр юлларның начар булуыннан зарлана, аларны тигезләүне сорый.
Ноябрь уртасында халык тарафыннан кергщн “сигнал” агымдагы атна башында уңай якка хәл ителде. Урам юллары эттерелеп, тигезләнеп куелды.
.jpg)