ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

География фәне буенча республикакүләм олимпиаданың муниципаль этабында Актаныш районыннан барлыгы алтмышка якын укучы үз белемнәрен сынаган. Аеруча активлыкны VII-VII сыйныфлар күрсәткән. Бүген олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары хөрмәтләнде.

Бүген "Яшьлек" мәдәни үзәгендә география, рус әдәбияты, җәмгыять белеме фәннәре буенча үткән олимпиадаларга нәтиҗә ясалды. Һәр фән буенча укучылар белән берлектә тирәнтен анализ ясалып, хаталар өстендә эш эшләнде.

Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалык җитәкчеләре катнашында үза торган атналык киңәшмәнең чираттагысы хакимият бинасында бүген - 30 ноябрь көнне оештырылды.

Декада дәвамында менә инде 20 ел безнең районда "Игелек марафоны" үткәрелә. Бу чарада районның барлык оешмалары һәм предприятиеләре, эшмәкәрләр һәм гади гражданнар катнаша. Фондтан җыелган акчалар ел дәвамында авыр тормыш хәлендә калган инвалидларга дәвалану һәм дарулар алу өчен бирелә. Әйтик, 2020 ел дәвамында 175 инвалидка фондтан 1 496 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.

1-10 декабрь көннәрендә Актаныш районында   инвалидлар декадасы үтә.

29
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

  Актаныш Җәмигъ мәчете ачылуга 20 ел – фоторепортаж.

Кадерле әниләр, хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән  Әниләр көне белән котлыйм!

Әниләр көне – безнең иң якын, кадерле кешеләребезгә – әниләребезгә хөрмәтебезне, яратуыбызны белдерүче  җылы, якты бәйрәмнәрнең берсе. Ана мәхәббәте бишектән үк безне җылыгы белән саклап үстерә, тормышта үз урыныбызны, үз-үзебезне табарга этәргеч бирә, хыялларга канат куя, уңышка, тормышка һәм үзеңә, якыннарыңа ышаныч белән яшәргә өйрәтә. Без ничә генә яшьтә булсак та, нинди генә вазифа биләсәк тә, әниләрнең җылы сүзе, ягымлы карашы, зирәк киңәше, хуплавы бишектәге сабыйга да, тормыш тәҗрибәсе туплаган ир-атка да бердәй кирәк һәм без моңа мохтаҗ.



27
ноябрь, 2020 ел
җомга

Яңа Әлем җирлегенең йөзен, яшәешен бүген юл буена урнашкан полосаларның чисталыгыннан үк күрергә була. Каенлык полосаларында үскән агачлар сирәкләп киселгән, корган ботаклардан, орлыктан шытып үскән агачлардан чистартылган. Чыбыкчалар юл буена тәртипләп җыеп та куелган. Алар трактор арбасына төяп түгелә. Әлеге чара җирлектә һәр елны башкарылып, инде күркәм традициягә дә әйләнгән. Ел да октябрь, ноябрь айларында әйләнә-тирәне чистарту, җыештыру өмәләре авыл халкы белән башкарыла. Быел кисүче егетләр дә, “Башак” хуҗалыгы да җирлеккә ярдәмгә килгән. Киселгән агачлардан утын әзерләнсә, ботакларны яндыру бюджет оешмаларында хезмәт куючылар белән башкарыла.

“Чишмә” хуҗалыгын мал баш саннарын киметмәве, лейкоз авыруыннан котыла баруы, терлек үлеменә юл куймавы белән һәр 24 форма-киңәшмәдә мактап телгә алалар. Бүгенге семинар-киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар үз күзләре белән күреп моның шулай икәненә инанды.

ЛЕЙКОЗГА ЧИК КУЕЛДЫ. Хуҗалыкның 660 савым сыеры бар. Көнлек савым күләме 11 тоннадан арта. Барлык терлекчелек юнәлешендә эшләүчеләрнеке кебек иң беренче бурыч итеп лейкозлы сыерлардан арыну билгеләнә. Өч ел элек җитәкче-белгечләр максатчан эшчәнлек башлап җибәрә- бүген нәтиҗәләр күзне дә, күңелне дә иркәли. Авыру маллар саны кими: лейкозлы, бракка чыгарылган сөтлебикәләр аерып ике төркемдә тәрбияләнә, алардан туган бозауларны да аерым карыйлар, алты айга кадәр тәрбияләп, сатуга куялар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International