Декада дәвамында менә инде 20 ел безнең районда "Игелек марафоны" үткәрелә. Бу чарада районның барлык оешмалары һәм предприятиеләре, эшмәкәрләр һәм гади гражданнар катнаша. Фондтан җыелган акчалар ел дәвамында авыр тормыш хәлендә калган инвалидларга дәвалану һәм дарулар алу өчен бирелә. Әйтик, 2020 ел дәвамында 175 инвалидка фондтан 1 496 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.
Хөрмәтле замандашлар! Үз мөмкинлегегездән чыгып, районда яшәүче инвалидлар язмышына битараф калмый ярдәм итсәгез иде. Акчалата яки натуралата ярдәмне "Игелек марафоны" барышында тапшыруны яки түбәндә күрсәтелгән махсус хисапка күчерүне сорыйбыз.
Бу игелекле акциядә район оешма-предприятиеләре, учреждениеләр, эшмәкәрләр, аерым кешеләр ел саен бик теләп катнаша. Сезнең дә ел саен бу игелекле акциядә кушылып керткән өлешегез мохтаҗ инвалидларга зур ярдәм булып тора.
Ярдәмне декада барышында түбәндәге реквизитларга күчерү мөмкин:
ИНН 1604008830 КПП 160401001
Получатель: Актанышская РО ОО «ТРО ВОЙ»-Общество инвалидов РТ
Банк получателя:ПАО «Ак Барс» г.Казань
С.Актаныш
БИК 049205805
Кор.Счет 30101810000000000805
Расчетный счет 40703810105979000003