СӨТ ИТТӘН ФАЙДАЛЫРАК! (ВИДЕО)

2020 елның 27 ноябре, җомга

“Чишмә” хуҗалыгын мал баш саннарын киметмәве, лейкоз авыруыннан котыла баруы, терлек үлеменә юл куймавы белән һәр 24 форма-киңәшмәдә мактап телгә алалар. Бүгенге семинар-киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар үз күзләре белән күреп моның шулай икәненә инанды.

ЛЕЙКОЗГА ЧИК КУЕЛДЫ. Хуҗалыкның 660 савым сыеры бар. Көнлек савым күләме 11 тоннадан арта. Барлык терлекчелек юнәлешендә эшләүчеләрнеке кебек иң беренче бурыч итеп лейкозлы сыерлардан арыну билгеләнә. Өч ел элек җитәкче-белгечләр максатчан эшчәнлек башлап җибәрә- бүген нәтиҗәләр күзне дә, күңелне дә иркәли. Авыру маллар саны кими: лейкозлы, бракка чыгарылган сөтлебикәләр аерып ике төркемдә тәрбияләнә, алардан туган бозауларны да аерым карыйлар, алты айга кадәр тәрбияләп, сатуга куялар.

- Акча кеременең сөттән икәнлеген аңлагач,  терлекчелеккә нык игътибар итә башладык,- ди җитәкче Рәфыйкь Сәхабетдинов- Алдагы елларда сөтне сыер санын арттырып күбәйтә идек, хәзер продукция җитештерүгә басым ясыйбыз.

ПРОДУКЦИЯНЕ НИЧЕК АРТТЫРЫРГА? Терлекләрнең биохимик кан анализы аша көнлек ашату рационы төзелә. Биохимик анализны Актаныштагы лабораториядән тыш Уфада һәм Владимир өлкәсендә дә ясаталар. Кальций азрак булса, кальцийлы биоөстәмә кушалар, фосфор җитмәсә, фосфорлы макро-микроэлементлар өстәлә. Баш зоотехник Илназ Әхмәтов, савым сыерларына азыкны “Деловал” миксеры белән болгатып, ә утардагы малларга “АКМ” техникасы белән ясап бирәбез,-ди. Азык эшкәртүче механизаторлар белән баш белгеч һәрвакыт элемтәдә, көнлек рационны, премикс-өстәмәләр күләме язылган белешмәне фотога төшереп, ватсапларына сала.

ВАКЦИНА. Терлекчелекне  алга этәрүче сәбәпләрнең тагын берсе- малларга вакытында вакцина ясау ныклы тәртип белән алып барыла. Илназ Ирек улы ветеринария таләпләре кушканча, махсус дәфтәренә һәр малга кайчан, нинди прививка ясаганын язып бара, бер генә привиканың да ясалмыйча калганы юк.

ГЕНЕТИКА МӨҺИМ РОЛЬ УЙНЫЙ. “Чишмә” хуҗалыгы малларның нәселен яхшыртып та терлекчелектә саллы ыргым ясаган. Теше малларны гына үрчетергә исәпләре- моның өчен бәясе кыйммәт дип тормаганнар, теше мал орлыгы сатып алалар.

ТАГЫН БЕР НЮАНС- БОЗАУЛАРГА ТУУ БЕЛӘН УГЫЗ ЭЧЕРТӘЛӘР. Угыздагы табигый ферментлар иммун системасын гына ныгытып калмый, бозауларны тизрәк аякка бастыра. Угызны алдан ук әзерлиләр. Сәламәт, чиста сыерлардан савылган угызны туңдырып куялар, яңа бозау тууга, көндезме, төнләме, эретеп, җылытып бирәләр.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов “Чишмә” хуҗалыгының терлекчелек өлкәсендәге эшчәнлеген югары бәяләде. Семинарны йомгаклап Энгель Нәвап улы:

- “Чишмә” хуҗалыгының ирешкәннәре мактауга лаек. Әгәр биредәге яңалыкларны үз хуҗалыгыгызга кертәсез, белгечләрегез белән килеп уңай тәҗрибәне өйрәнәсез икән, бу сезгә бик зур файда бирәчәк!- дип мөрәҗәгать итте хуҗалыкларның җитәкче-белгечләренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International