ЯҢАЛЫКЛАР



1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

"БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясе үзенең 19 яшьлек бәйрәме уңаеннан гражданнарны кабул итү декадасын ачып җибәрде. Актанышта райондашларның мөрәҗәгатьләрен бүген – 1 декабрь көнне партия бүлекчәсе сәркатибе  Энгель Нәвап улы  Фәттахов кабул итте.

Качкын авылында яшәүче Фидаис Кашапов Энгель Нәвап улына мөрәҗәгать итеп, күпләрне борчыган сорауларны җитәкчелеккә юллады. Әфганчы буларак, торак шартларын яхшыртырга тели Фидаис абый. Әфганчыларга ташламалар каралса да, әлеге категория гражданнар дәүләт тарафыннан бүген тулысынча якланган дип булмый. Торак шартларын яхшырту да 2005 елга кадәр чиратка басканнар өчен хәл ителгән, ә инде аннан соң мөрәҗәгать итүчеләр дәүләт тарафыннан ярдәм көтә.

Иске Кормаш авыл җирлегендә гомер кичерүче Гөлназ һәм Илдус Юнысовлар гаиләсенең ныклыгын, арадагы мәхәббәтнең көчен язмыш 2004 елда сыный. Октябрь аенда аларның гаиләсендә икенче сабый булып сәламәтлек ягыннан үзенчәлекле Айнур туа. Туганда ук сабыйга ДЦП диагнозы куела. Юнысовларга исә үзәкләрне өзгеч дәрәҗәдә авыр яңгыраган диагноз белән яшәргә өйрәнә башлый.

Ул вакыттан инде 16 ел гомер үткән. Айнурны биләп алып кайткан ак биләүне дә заманча киемнәр алыштырган. Бәби дигән Айнур үзе дә егет булып үсеп җиткән. Тик менә аяклары гына йөрми аның.

Гаилә үзенчәлекле сабый тәрбияләве белән күптән килешкән. "Улыкаем" дип өзелеп торалар өйдәгеләр Айнур өчен. Айнур Юнысов Такталачык коррекцион мәктәбе аша белем ала. Һөнәре буенча укытучы булып хезмәт куйган Гөлназ ханым улын өйдә укыта.

2010 ел Юнысовлар гаиләсе өчен сөенечле була: өр-яңа йортка күчә алар, гаилә тагын да ишәя - алар нәни кызчык алып кайта. Таңсылу Иске Кормаш мәктәбендә белем ала.

Язмыш ничек кенә сынаса да, Юнысовлар гаиләсенең бәхет касәсе, шөкер, түгәрәк бүген. Алар яшәгән йорттан җылылык бөркелә. Декада уңаеннан сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чикләнгән Айнурның хәлен белергә килгән район башлыгы Энгель Фәттахов та моны билгеләп үтте. Авыру бала тәрбияләгән Юнысовларга беренче чиратта сабырлык теләде Энгель Нәвап улы.

Ел саен инвалидлар ункөнлеге кысаларында Актаныш районы үз алдына җитди максат куя: шушы ун көндә барлык инвалидларга да “барып җитәргә”! Аларның көнкүрешләре белән танышырга, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның, аның урынбасарларының инвалид балаларны тәрбияләнгән гаиләләргә чыгуы да традициягә әверелде. Язмыш белән килешкән олы йөрәкле әти-әниләр белән ел саен очрашулар үткәрелә, аларның күңелләрен “кырып” торган проблемалары өйрәнелә, аларны чишү юллары эзләнә.

Иске Кормаш авылында яшәүче Гөлназ Халикова гаиләсе өчен дә инвалидлар декадасы үзенчәлекле дата. Менә 16 нчы ел инде бу йортта ДЦП диагнозлы Нурзил Талипов яши. Гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга аваз салган малайга әти-әни, карында чакта ук, зур өметләр баглаган булгандыр – төпчекләр алар туган нигезләрен саклап калучылар бит. Әмма сабыйның язмышы бөтенләй башкача языла. Бүген Нурзил башка кеше ярдәменнән башка яшәргә сәләтсез.

24-30 ноябрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус теле, җәмгыять белеме, математика һәм физика буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасы узды.

Агымдагы елда Актаныш районында 176 нарасый якты дөньяга аваз салган. Ике йөзгә якын гаилә әти-әни булу бәхетен татыган дигән сүз бу. Бәби алып кайткан барлык гүзәл затларыбызның 37се өчен быелгы ел аеруча истәлекле – алар беренче тапкыр әни булган. 48 сабый гаиләләрдә икенче бәби булып теркәлгән. 59 әни быел өченче тапкыр бәби сөю бәхетенә ия булган. 16 гаилә исә 2020 елда дүртенче тапкыр әти-әни булырга карар иткән.

1 декабрьдән районда инвалидлар ункөнлеге старт алды. Әлеге ункөнлек кысаларында районда нинди чаралар планлаштырыла? Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә нинди ярдәмнәр күрсәтелә? Гомумән, алар нинди сулыш белән яши?  Район хакимияте бинасында узган чираттагы брифингта шушы сорауларга җавап эзләнде. Аны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов  башлап җибәрде, район халкына мөрәҗәгать итте.


30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

 Рәсәйкүләм рус әдәбияты фәне олимпиадасының муниципаль этабында быелгы уку елында Актанышта барлыгы җитмештән артык укучы катнашкан. Алар арасында 18 призер һәм 5 җиңүче билгеләнде. Бүген “Яшьлек” МҮдә үткән тантанада югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар хөрмәтләнде.

Җәмгыять белеме фәне буенча республикакүләм олимпиаданың район этабында йөзгә якын укучы катнашкан. Бүген һәр сыйныф буенча җиңүчеләр һәм призерлар аталып, аларга дипломнар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International