Әфганчы торак шартларын яхшыртуда ярдәм итүне сорап, "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенә мөрәҗәгать итте

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

"БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясе үзенең 19 яшьлек бәйрәме уңаеннан гражданнарны кабул итү декадасын ачып җибәрде. Актанышта райондашларның мөрәҗәгатьләрен бүген – 1 декабрь көнне партия бүлекчәсе сәркатибе  Энгель Нәвап улы  Фәттахов кабул итте.

Качкын авылында яшәүче Фидаис Кашапов Энгель Нәвап улына мөрәҗәгать итеп, күпләрне борчыган сорауларны җитәкчелеккә юллады. Әфганчы буларак, торак шартларын яхшыртырга тели Фидаис абый. Әфганчыларга ташламалар каралса да, әлеге категория гражданнар дәүләт тарафыннан бүген тулысынча якланган дип булмый. Торак шартларын яхшырту да 2005 елга кадәр чиратка басканнар өчен хәл ителгән, ә инде аннан соң мөрәҗәгать итүчеләр дәүләт тарафыннан ярдәм көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International