Рәсәйкүләм рус әдәбияты фәне олимпиадасының муниципаль этабында быелгы уку елында Актанышта барлыгы җитмештән артык укучы катнашкан. Алар арасында 18 призер һәм 5 җиңүче билгеләнде. Бүген “Яшьлек” МҮдә үткән тантанада югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар хөрмәтләнде.
Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнарны район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева тапшырды.