Ел саен инвалидлар ункөнлеге кысаларында Актаныш районы үз алдына җитди максат куя: шушы ун көндә барлык инвалидларга да “барып җитәргә”! Аларның көнкүрешләре белән танышырга, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның, аның урынбасарларының инвалид балаларны тәрбияләнгән гаиләләргә чыгуы да традициягә әверелде. Язмыш белән килешкән олы йөрәкле әти-әниләр белән ел саен очрашулар үткәрелә, аларның күңелләрен “кырып” торган проблемалары өйрәнелә, аларны чишү юллары эзләнә.
Иске Кормаш авылында яшәүче Гөлназ Халикова гаиләсе өчен дә инвалидлар декадасы үзенчәлекле дата. Менә 16 нчы ел инде бу йортта ДЦП диагнозлы Нурзил Талипов яши. Гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга аваз салган малайга әти-әни, карында чакта ук, зур өметләр баглаган булгандыр – төпчекләр алар туган нигезләрен саклап калучылар бит. Әмма сабыйның язмышы бөтенләй башкача языла. Бүген Нурзил башка кеше ярдәменнән башка яшәргә сәләтсез.
2020 елда Такталачыктагы коррекцион мәктәпне өйдә укып тәмамлый ул. Хәзер исә 16 яшьлек егетнең көннәре 2006 елда салынган йортта – әнисе янәшәсендә үтә. Тумыштан ук куллары тотмаган бала бар эшне диярлек авызы белән башкара, кирәк вакытта ярдәмгә аяклары “килә”.
Нурзил компьютерны да шул рәвешле үзенчәлекле итеп үзләштергән – иң мөһиме, ул бүген әлеге заманча техниканы үзенә буйсындырган. Үзенең аерым бүлмәсе дә бар аның Нурзил үзенең икенче катта урнашкан бүлмәсен район башлыгы Энгель Фәттаховка да күрсәтте.
Юк, Гөлназ ханым да тормыш авырлыгыннан зарланмады. Юкса, зар елгасы бер чишелсә, аны тиз генә авызлыклап та булмас иде. Узган ел 49 яшендә Нурзилнең әтисе кинәт кенә вафат була, ирен югалткан хуҗабикә бер елдан артык инде тормыш арбасын үз көче белән тарта. Тартмый чара юк – яшәргә кирәк!
Тормышлары җитеш булса да, бүгенге көндә Талиповларның йортында инвалид бала белән яшәр өчен бөтен уңайлыклар да юк. Бәдрәфнең ишегалдында булуы кышкы чорда аеруча кыенлык тудыра. Гөлназ ханым әлеге проблеманы район җитәкчелегенә җиткерде. Мәсьәлә, һичшиксез, уңай чишелеш табачак!
Бүген Энгель Фәттахов үзе кергән ике гаиләгә инвалидлар декадасы уңаеннан күчтәнәч каплары, йөрәк пәраләрен ничек бар, шулай кабул итеп, аларны яшәтер өчен җан-фәрман тырышкан аналарга акчалата ярдәм тапшырды. “Үзегез сәламәт булып, балакайларны исән-имин тәрбияләргә язсын. Күркәм сабырлыклар сезгә!”, - диде ул, әлеге гаиләләргә мөрәҗәгать итеп.