Актаныш кадет интернат-мәктәбе кадетлары рус теле, җәмгыять белеме, математика һәм физика буенча узган "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасында катнашып призёрлар булдылар

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

24-30 ноябрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус теле, җәмгыять белеме, математика һәм физика буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасы узды.

Олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән муниципаль районнарыннан 15 кадет мәктәпләреннән һәм мәктәп-интернатларыннан укучылар катнашты.

Актаныш кадет интернат-мәктәбе кадетлары сынатмады:

Фәрхетдинов Тимур, 7б сыйныф укучысы (рус теле һәм әдәбияты, укытучысы Латыйпова М. М.) - призер;

Максим Войцехович, 9 нчы сыйныф укучысы(рус теле һәм әдәбияты, укытучысы Муллахметова Е. Р.) - призер;

Хәкимов Альберт, 10 нчы сыйныф укучысы (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Муллахмәтова Е. Р., җәмгыять белеме укытучысы Авзалов Р. А.) - рус теле һәм җәмгыять белеме буенча призер;

Козыркин Марк, 7а сыйныф укучысы(физика укытучысы Мисбахова Р.Р.) - физика буенча призер.

Котлыйбыз!

Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри әгъзалары –Казан федераль университетының, Казан дәүләт энергетика университетының югары квалификацияле укытучылары, Казанның гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International