ЯРАЛЫ ЯЗМЫШЛАР: Инвалид коляскасы - баланың хыялы, гаиләнең ихтыяҗы

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Иске Кормаш авыл җирлегендә гомер кичерүче Гөлназ һәм Илдус Юнысовлар гаиләсенең ныклыгын, арадагы мәхәббәтнең көчен язмыш 2004 елда сыный. Октябрь аенда аларның гаиләсендә икенче сабый булып сәламәтлек ягыннан үзенчәлекле Айнур туа. Туганда ук сабыйга ДЦП диагнозы куела. Юнысовларга исә үзәкләрне өзгеч дәрәҗәдә авыр яңгыраган диагноз белән яшәргә өйрәнә башлый.

Ул вакыттан инде 16 ел гомер үткән. Айнурны биләп алып кайткан ак биләүне дә заманча киемнәр алыштырган. Бәби дигән Айнур үзе дә егет булып үсеп җиткән. Тик менә аяклары гына йөрми аның.

Гаилә үзенчәлекле сабый тәрбияләве белән күптән килешкән. "Улыкаем" дип өзелеп торалар өйдәгеләр Айнур өчен. Айнур Юнысов Такталачык коррекцион мәктәбе аша белем ала. Һөнәре буенча укытучы булып хезмәт куйган Гөлназ ханым улын өйдә укыта.

2010 ел Юнысовлар гаиләсе өчен сөенечле була: өр-яңа йортка күчә алар, гаилә тагын да ишәя - алар нәни кызчык алып кайта. Таңсылу Иске Кормаш мәктәбендә белем ала.

Язмыш ничек кенә сынаса да, Юнысовлар гаиләсенең бәхет касәсе, шөкер, түгәрәк бүген. Алар яшәгән йорттан җылылык бөркелә. Декада уңаеннан сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чикләнгән Айнурның хәлен белергә килгән район башлыгы Энгель Фәттахов та моны билгеләп үтте. Авыру бала тәрбияләгән Юнысовларга беренче чиратта сабырлык теләде Энгель Нәвап улы.

Аралашу барышында район башлыгы гаиләне борчыган проблемалар хакында да сорашты. Юк, зарланырга күнекмәгән Юнысовлар. “Бар да бар, үз көчебез белән тормышны алып барабыз”, - диде Гөлназ ханым. Тик 16 ел авыру бала тәрбияләгән ана җитәкчелеккә Айнурының хыялын җиткерми кала алмады.

Җиргә үз аяклары белән басып йөрү бәхетен тату насыйп булмаган Айнурның хыялы – урамда йөрер өчен коляскалы булу. Моңа кадәр аңа хезмәт күрсәткән коляска инде кечкенә, үз вазыйфасын үтәргә яраксыз. Димәк, инвалид коляскасы - баланың хыялы да, гаиләнең ихтыяҗы да.

Гөлназ ханым, форсаттан файдаланып, Иске Кормаш җирлегендә эчә торган суның чисталык проблемасын да күтәрде. Энгель Нәвап улы әлеге мәсьәләне чишүдә булышлык күрсәтергә ышандырды.

 

Дөньядагы иң кадерле нәрсәне - йөрәк пәраләренең сәламәтлеген югалткан Юнысовлар бүген үзләренә күрсәткән игътибар өчен район җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Юк, күктән ай нурын алып бирүне сорамый алар. Булганына шөкер итеп яшәп ятышлары. Тик шулай да Айнурны ап-ак кар каплаган урамнардан яңа коляска белән үткәрәсе килә, аның хыялларына канат куясы килә, замандашлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International