Актанышта инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

1 декабрьдән районда инвалидлар ункөнлеге старт алды. Әлеге ункөнлек кысаларында районда нинди чаралар планлаштырыла? Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә нинди ярдәмнәр күрсәтелә? Гомумән, алар нинди сулыш белән яши?  Район хакимияте бинасында узган чираттагы брифингта шушы сорауларга җавап эзләнде. Аны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов  башлап җибәрде, район халкына мөрәҗәгать итте https://www.instagram.com/tv/CIP4euqBKtk/?igshid=14x1dt5ktgavm  .

Районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эш ел дәвамында алып барыла. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр Ләйсән Нурлыева да ассызыклап узды https://www.instagram.com/tv/CIP6SoqBez2/?igshid=1emvwji4jcltw . Инвалидларның нинди сулыш белән яшәүләре хакында районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова таныштырды https://www.instagram.com/tv/CIP7rHchQVu/?igshid=el5w55k3d49 .

Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗиәхмәтова инвалидларны тернәкләндерү үзәкләренә җибәрү буенча таныштырды

https://www.instagram.com/tv/CIP83uDBzr2/?igshid=165fqya7zeg7u .

Районның Игелек үзәге җитәкчесе Дәния Касыймова 2021 елдан илкүләм проект нигезендә гамәлгә керүче “сиделка” хезмәте төрләре белән таныштырды https://www.instagram.com/tv/CIP9uawh-xw/?igshid=pz0tgmbwpw2f .

Район социаль иминият фонды бүлекчәсенең баш белгече Гөлнара Хөсәенова инвалидларга  юлламалар һәм техник ярдәмнәр бирү тәртибен бәян итте

https://www.instagram.com/tv/CIP9uawh-xw/?igshid=pz0tgmbwpw2f .

Район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров пенсия алу тәртибе,  социаль пакет һәм ЕДВ хакында аңлатып, яңалыкларны хәбәр итте

https://www.instagram.com/tv/CIP-JysBfEs/?igshid=5lk9bsuot3ya .

Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары  Светлана Корбанова пандемия чорында инвалидлар белән алып барылган эшчәнлек, ВТЭК комиссиясе узуга бәйле үзенчәлекләр турында сөйләде https://www.instagram.com/tv/CIQHI2ZB7fG/?igshid=t09co4wczdq6 .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International