Яңа Әлем җирлегенең йөзен, яшәешен бүген юл буена урнашкан полосаларның чисталыгыннан үк күрергә була. Каенлык полосаларында үскән агачлар сирәкләп киселгән, корган ботаклардан, орлыктан шытып үскән агачлардан чистартылган. Чыбыкчалар юл буена тәртипләп җыеп та куелган. Алар трактор арбасына төяп түгелә. Әлеге чара җирлектә һәр елны башкарылып, инде күркәм традициягә дә әйләнгән. Ел да октябрь, ноябрь айларында әйләнә-тирәне чистарту, җыештыру өмәләре авыл халкы белән башкарыла. Быел кисүче егетләр дә, “Башак” хуҗалыгы да җирлеккә ярдәмгә килгән. Киселгән агачлардан утын әзерләнсә, ботакларны яндыру бюджет оешмаларында хезмәт куючылар белән башкарыла.