Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның Әниләр көне белән котлавы

2020 елның 29 ноябре, якшәмбе

Кадерле әниләр, хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән  Әниләр көне белән котлыйм!

Әниләр көне – безнең иң якын, кадерле кешеләребезгә – әниләребезгә хөрмәтебезне, яратуыбызны белдерүче  җылы, якты бәйрәмнәрнең берсе. Ана мәхәббәте бишектән үк безне җылыгы белән саклап үстерә, тормышта үз урыныбызны, үз-үзебезне табарга этәргеч бирә, хыялларга канат куя, уңышка, тормышка һәм үзеңә, якыннарыңа ышаныч белән яшәргә өйрәтә. Без ничә генә яшьтә булсак та, нинди генә вазифа биләсәк тә, әниләрнең җылы сүзе, ягымлы карашы, зирәк киңәше, хуплавы бишектәге сабыйга да, тормыш тәҗрибәсе туплаган ир-атка да бердәй кирәк һәм без моңа мохтаҗ.

Әниләр көне - ул әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт билгесе генә түгел, җәмгыятьтәге сезнең урынны  тану һәм бәяләү дә. Сез үз хезмәтегез белән район тормышын җанландырасыз, һәр эштә кешеләргә илһам бүләк итәсез, аларга матурлык һәм җылылык өстисез. Әни буларак та, яраткан хезмәтегездә дә, җәмгыятьтә һәм сәяси эшчәнлектә дә сез тормышыбызны һәм яшәешебезне якшыртуда нәтиҗәле чишелешләр табып, уңышка эшләүче эшлекле хатын-кызлар.

Бәйрәм көнендә герой-аналарга, күп балалы аналарга, киң һәм рәхимле күңелләре белән ятим балаларга әни булучы олуг затларга рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Сезнең сабырлык һәм Ана мәхәббәте алдында баш иям.

Хөрмәтле әниләребез! Гаилә учагы җылысын саклап яшәвегез, тынгысыз хезмәтегез, алтын сабырлыгыгыз, җан җылыгыз һәр көнне үзегезгә ярату һәм хөрмәт булып кайтсын! Зур өметләр баглап үстергән балаларыгыз талантлары, уңышлары белән сөендереп, ярату бүләк итеп, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәсен! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, гаилә иминлегендә, бәрәкәтле тормышта яшәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International