АТНАЛЫК КИҢӘШМӘ: Район торышы анализланды, максат-бурычлар билгеләнде

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалык җитәкчеләре катнашында үза торган атналык киңәшмәнең чираттагысы хакимият бинасында бүген - 30 ноябрь көнне оештырылды.

Районның атна дәвамындагы яшәешен, оператив торышын анализлауга йөз тоткан киңәшмә белән район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте. Биредә көн кадагына куелган мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде, фикерләр тыңланды.

Райондагы оператив торыш белән залды утыручыларны бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов таныштырды. Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев коронавируслы вәзгыять буенча анализ ясады.


Көн үзәгенә чыгарылган актуаль мәсьәләләр сафында җирлекләр белән хакимият арасында төзелгән килешүнең үтәлеше каралды. Тугыз  айлык күрсәткечләр белән залда утыручыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева таныштырды.


Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова үзара салымның тотылышы, җирлекләрдәге бу юнәлештәге хәрәкәтне анализлады.


Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы үз чыгышында иртәгәдән старт алачак инвалидлар декадасы планын тәкъдим итте, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләрен “Игелек марафоны”на актив катнашырга чакырды.


Шулай ук бүгенге киңәшмәнең көн кадагында Яңа ел бәйрәменә әзерлек мәсьәләсе күтәрелде. Бу нисбәттән район үзәгендә һәм җирлекләрдә планлаштырылган чаралар хакында мәгълумат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International